Бүген “Казан” милли-мәдәният үзәгендә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесе һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Лауреатлар һәм дипломантларны котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесе ел саен “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында уза. Аның төп бурычларының берсе – югары сыйфатлы товар һәм хезмәтләрне ачыклау, сыйфатлы продукция эшләүче үзебезнең җитештерүчеләрнең имиджын күтәрергә булышу, бу товарларны эчке һәм тышкы базарга чыгарырга ярдәм итү.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Тест-Татарстан” ФДУ, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, оештыра торган бәйге товар һәм хезмәтләр җитештерүчеләрдә зур кызыксыну уята. Алар моны ел саен тотрыклы катнашып раслап килә.
Узган елгы бәйгегә 402 төрдәге продукция һәм хезмәт тәкъдим ителгән булса быел 212 предприятие 416 төрдәге продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. Катнашучы предприятиеләрнең 40 проценты кече һәм урта бизнес өлкәсенә караган. Эксперт комиссияләре бәяләрен исәпкә алып, быел бәйгенең оештыру комитеты 162 лауреатны, 176 беренче дәрәҗә дипломантны, 44 икенче дәрәҗә дипломантны раслаган.
Быел бәйгенең “Новинка” номинациясендә Яшел Үзәннең “Серго исемендәге җитештерү берләшмәсе”нең, Казан синтетик-каучук заводының, “КАМАЗ”ның инновацияле продукциясе аерым билгеләп үтелгән.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесен оештыру комитеты рәисе, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов билгеләп узуынча, республиканың иң яхшы товары дигән исем кулланучы өчен югары сыйфат билгесе һәм гаранты буларак хезмәт итәргә тиеш. Министр сүзләренә караганда, сыйфат – базарда продукцияне һәм хезмәтләрне озын гомерле итү билгесе. “ Бу бәйгеләр республика предприятиеләренең экспорт потенциалын күтәрүгә дә ярдәм итә. Бу Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү алдында торуын истә тотканда аеруча мөһим “, -дип искәртте ул.
“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесендә җиңү яулаган 149 төрдәге продукция һәм хезмәт “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында катнашу хокукын алган иде. Алар арасыннан 62 се федераль дәрәҗәдә лауреат булды, 87 се диплом белән билгеләп үтелде. Шул рәвешле, Татарстан соңгы елларда урнашкан матур традицияне бу юлы да дәвам итте.
2007 елда “Россиянең иң яхшы 100 товары” бәйгесе йомгаклары буенча Татарстан 1 урын яулаган иде. 2006 һәм 2008 елларда икенче урын алды. 2009 елда Татарстан Россиянең 70 тән артык төбәге арасында җиңеп, кабат беренче булды. Узган ел да республика бу уңышын кабатлады. Быел исә чираттагы тапкыр җиңүче төбәк булды. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасын оештыручылар советы карары белән, быел Татарстан бәйге тарихында тәүге тапкыр буларак иң югары бүләк - “Платиновый диплом” белән бүләкләнде.
Шулай ук программаны оештыручылар советы карары белән, быел “Ил горурлыгы” дигән югары исемгә “Казан вертолет заводы ААҖ лаек булды. Федераль дәрәҗәдә “Сыйфат тәме” дигән бүләк тә Татарстан предприятиесенә – “Күмәч-кондитер эшләнмәләр комбинаты”на эләкте. Федераль программа җиңүчеләренә бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
“Сезнең предприятиеләрдә җитештерелә торган продукция республикада гына түгел, ил күләмендә дә иң яхшысы. Күпчелек предприятиенең продукциясе илдән читтә дә танылу алды”, - дип билгеләп үтте ул. Илдар Халиков узган ел республикада беренче тапкыр сәнәгатьтә җитештерү күләменең 1 трлн сум чиген узуын искәртеп, бу югарылыкны инде икенче тапкыр буйсындыру мөмкинлеге булуын җиткерде. Быел үткән 10 ай эчендә генә дә Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү күләме 1 трлн сумга җиткән. Хөкүмәт рәисе ассызыклавынча, товар һәм хезмәтләрне җитештерүчеләр заман белән бергә атлый, кулланучы ихтыяҗларын күздә тотып эшли. “Алга таба Татарстанда эшләнгән дигән билгенең сыйфат бренды буларак базарда тагын да ныграк танылуын телим”, - дигән теләктә калды Илдар Халиков.