Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең Иң Югары Советы Бюросы утырышында катнашты

19.02.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды, анда ул «Бердәм Россия» партиясенең Иң Югары Советы Бюросы утырышында катнашты.

Утырышны «Бердәм Россия» партиясенең Иң Югары Советы Рәисе Борис Грызлов уздырды.

Чарада катнашучылар ике төп мәсьәлә: төбәкләрдә партиянең 14 проектын гамәлгә ашыру, шулай ук проектларны гамәлгә ашыруга бәя бирәчәк экспертлар төркеме составы буенча фикер алыштылар.

Искәртәбез, шул проектлар арасында ТКХ өлкәсендә тәртип урнаштыруга юнәлгән «Управдом» проекты, «Өлкән буын» проекты, «Демографик проект», «Шәһәр тирәлеге» проекты һәм башкалар.  

Элегрәк «Бердәм Россия» партиясеннән «Шәһәр тирәлеге» проектының җәмәгать советы җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән иде.

Фикер алышулар барышында Татарстанның үз проекты – «Халык контроле»  проекты кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр белән эшләүнең уңай инструменты дип билгеләп үтелде. 

Район мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау проектында да шулай ук Татарстан тәҗрибәсен файдалану билгеләп үтелде. 

Борис Грызлов хәбәр иткәнчә, партия проектлары төбәкләр үсешенә өлеш кертүләрне арттырырга, демографик сәясәткә ярдәм күрсәтергә, технологик үсешкә, яңа индустриализациягә этәрергә тиеш. Шул ук вакытта проект эшен җайга салуны көчәйтергә, төбәк һәм җирле бүлекчәләргә оештыру ягыннан, методик яктан һәм башка ярдәм күрсәтергә кирәк.

Төгәлрәк «Бердәм Россия» партиясе сайтында - http://er.ru/news/164404/


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.