2012-2014 елларда Татарстанда 753 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак

29.11.2011

Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программасында зур урын йөздән артык укучысы булган база мәктәпләрен ремонтлау мәсьәләсенә бирелә. Шулай ук Казан мәктәпләре күп өлешне алып тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

Өч елга исәпләнгән программа үз эченә барлыгы 753 мәктәпне ремонтлауны ала. Комплекслы программа авыл мәктәпләрен дә, шәһәр мәктәпләрен дә тигез карый. Алар арасында база, аз комплектлы, коррекцион мәктәпләр, Казан кебек шәһәрләрдәге база булмаган, әмма зур мәктәпләр исәбендәге уку йортлары да бар.

Мәктәпләрне ремонтлау мәсьәләсе ел саен алдагы ел бюджетын формалаштырганда ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан күтәрелеп килә иде. Быел исә ТР Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасында республика белем бирү учреждениеләрен капитал ремонтлау буенча эшне системалы оештыру бурычы куелды.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 1885 гомумбелем бирү учреждениесе, шул исәптән 55 коррекцион мәктәп һәм мәктәп-интернатлар бар. Аларның 40 проценты утыз елдан артык эшләп килә һәм капиталь ремонтка мохтаҗ.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, 2011 ел дәвамында капиталь ремонтланырга тиешле учреждениеләр өйрәнелгән.

Капиталь ремонтлау программасы ел саен 1,5 млрд. сум күләмендә финансланачак. Әлеге программа кысаларында мәктәпләрнең түбәсе, тәрәзәләре, ишекләре, эчке инженерлык коммуникацияләре (суүткәргечләр, канализация, җылылык һәм электр системалары) алмаштырылачак. Бу үз чиратында энергияне сакчыл тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Данил Мостафин сүзләренә караганда, әлеге программага кертелә торган мәктәпләр муниципаль берәмлекләр тәкъдиме белән сайлап алынган. Ремонт эшләре белән шөгыльләнә торган оешмалар да урыннарда тәгаенләнә. Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, мәктәпләрне капиталь ремонтлау үз чиратында социаль проект та булып тора, чөнки ул өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә.

Мәктәпләрне ремонтлау эшләре уку елы тәмамлану белән башланачак һәм 1 сентябрьгә кадәр тәмамланачак. Капиталь ремонтның беренче елында 265 учрежениене, шул исәптә, 150 база мәктәбен колачлау көтелә.


ТР Президенты матбугат хезмәте