Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышын уздырды

19.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы узды. 

Чара Казан Кремлендә узды. Көн тәртибенә берничә инвестицион проект буенча фикер алышу кертелде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу – Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының 2018 елдагы беренче утырышы. Ул чарада катнашучыларны 2017 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенең күрсәткечләре белән таныштырды, үткән ел ҖТП 2,8%ка арткан, сәнәгать җитештерүе күләмнәре – 1,8%ка, төп капиталга инвестицияләр шул дәрәҗәдә сакланып калган. 

«Бүген төбәктә территорияләрне икътисадый үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу махсус икътисадый зоналар гына түгел, башка инфраструктура да. Чаллыдан гайре, Түбән Кама, Чистай, Зеленодольск алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе статсусын алды. Бу – безнең зур һәм кече инвестицион проектларыбызны гамәлгә ашыру өчен яхшы перспективалар».

Фикер алышуга чыгарылган беренче проект – бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру проекты. KGAL Group күзәтүчеләр советы әгъзасы Владимир Шекоян хәбәр иткәнчә, Татарстанда беренче бәйсез чит ил инвестицион холдингын булдыру турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2017 елның сентябрендә Германиягә (Мюнхен) эш сәфәре йомгаклары буенча кабул ителде. KGAL Group (Германия) һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре бу җәһәттән җитди эш башкардылар. Нотыкчы шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген KGAL Group идарәсендә якынча 22 млрд. евро бар, специальләшүе – капитал урнаштыру өлкәсендә чит илләр иминият компанияләре белән эшләү. «Безнең компания тәҗрибәсе инвестицияләр җәлеп итәргә, инвесторлар капиталын Татарстанның үзендәге проектларда кулланырга ярдәм итәчәк», - диде ул.

Аннары Зеленодольск территориясендә лифт һәм травалатор җайланмалар җитештерүен булдыру проекты тәкъдим ителде («Век» компанияләр төркеме, Екатеринбург).

Тагын бер инвестицион проект дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында Сөйки – Болгар паром кичүен төзүне күз алдында тота.  

Моннан тыш, елына 200 мең тонна куәте белән синтетик сумала җитештерү заводын төзү проекты да тәкъдим ителде.

2019 елның азагында ачылачак «КАМАЗ» ГАҖ музеен булдыру турындагы тәкъдим хупланды.

Моннан тыш, Зеленодольск районы территориясендә «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы» сәнәгать паркын» үстерү («Яңа Тура – Идарә» ҖЧҖ компаниясе) инвестицион проекты гамәлгә ашырылачак.

Барлык проектлар да Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы әгъзалары тарафыннан хупланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.