Рөстәм Миңнеханов Пхенчханда Олимпиадада ир-атлар чаңгы эстафетасында көмеш медальләр яулау белән котлады

18.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчы Андрей Ларьковка, Россия Чаңгы федерациясе президенты Е.В. Вяльбега, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Ә.Ә. Сәфәровка, Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты И.Ш. Фәрдиевка, Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Й.Җ. Якуповка, 4 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы В.А. Махаловка, спортчы А.В.Ларьковка котлау телеграммасы юллады.   

«Пхёнчханда Олимпиадада ир-атлар чаңгы эстафетасында көмеш медальләр яулау белән чын күңелдән котлавымны кабул итегез, - диелә телеграмма текстында. – Чаңгычыларыбызга һәм бу искиткеч җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләргә, илебез өчен һәм талантлы спортчыларыбыз өчен иксез-чиксез горурлык хисе өчен рәхмәт. Алар гади булмаган шартларда да югары дәрәҗә һөнәри осталыкларын һәм ихтыяр көченә ия булуларын күрсәттеләр.

Татарстанлылар бу эстафета геройларының берсе безнең якташ Андрей Ларьков булуына бик шат. Республика халкы һәм шәхсән үз исемемнән Андрейга, аның беренче тренеры Владимир Александрович Махаловка, спортчы өчен чын күңелдән җан атучыларга яңа үрләр яулауны һәм уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.