Үз муниципалитетларында терлекнең баш саны кимүгә юл куйган авыл җирлекләре башлыкларына карата конкрет чаралар күреләчәк һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сарман муниципаль районында узган, авылда хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде.
Сарман районындагы очрашу шәхси хуҗалыкларны һәм авылда эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәләренең соңгысы булды.
Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәренең башында ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Сарман районы башлыгы Нәфис Закиров озатуында Сарман үзәгендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Биредә аграрийлар, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарының кече һәм урта бизнес вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итте.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше район Мәдәният йортында узды. Очрашуга авыл җирлекләре башлыклары, барлыгы 300 дән артык кеше чакырылган иде. “Безнең бик тә мөһим эш белән шөгыльләнүебезне барлык авыл җирлекләре башлыклары да аңлый башлагандыр дип уйлыйм, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, чараны ачып. – Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча алып барыла торган эш – безнең өстенлегебез. Татарстан Президенты да Дәүләт Советына Юлламасында шундый бурычны куйды, муниципаль берәмлекләр Советының IV Съездында да шул хакта сүз барды”.
Татарстан парламенты җитәкчесе семинарда катнашучыларны РФ һәм ТР Хөкүмәтләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар хисабына авылда эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә чакырды. “Киләсе елның февралендә без агымдагы елга нәтиҗә ясаячакбыз, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Республика икътисады аграр тармагының көндәшлеккә сәләтлелеге күп яктан сезнең эшегезгә бәйле”.
Семинар-киңәшмәдә җентекле доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстан аграрийлары быелгы елны бик уңышлы булды дип саный. Ашлыкның тулай җыемы - 5 миллион тоннадан артык, шикәр чөгендере 2 миллион тонна тәшкил итте. Ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү буенча күрсәткечләр – 2 миллион тонна, йомырка - 1,2 миллиард данә, ит җитештерү буенча 431 мең тонна тәшкил итәр дип көтелә.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә 318 мең шәхси хуҗалык та сизелерлек өлеш кертә. “ТР җитәкчелеге тарафыннан 2016 елда тулаем төбәк продуктын ике тапкыр арттырып, әлеге күрсәткечне 2 триллион сумга җиткерү бурычы куелды, - дип искәртте вице-премьер. – Без, аграрийлар да, кече секторны да кертеп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне ике мәртәбә арттырырга тиешбез”. Ул 10-15 ел эчендә авылларда терлекнең баш саны берничә тапкыр кимүен билгеләп үтте.
Шуның белән бергә, аның сүзләренә караганда, авылда хезмәт активлыгын арттыру буенча ике ел алып барылган эш нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны 34 меңгә артты. Бу җәһәттән Актаныш, Сарман, Әлмәт һәм Әгерҗе районнары әйдәп бара.
Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуга нәтиҗә ясап, авыл халкының шәхси инициативаларына ярдәм күрсәтү максатыннан күрелә торган республика һәм федераль чараларның кайберләрен атап үтте. Терлекнең баш санын саклап калу буенча өстенлекле бурыч хакында сөйләгәндә, Дәүләт Советы Рәисе үз эшләренә салкын караучы авыл җирлекләре башлыкларына карата тиешле чаралар күреләчәген искәртте.