Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрен Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасы буйлап дәвам итте. Сарманда булганнан соң парламент башлыгы Азнакай муниципаль районына килде.
Аның эш программасы Илбәк авыл җирлеге белән танышудан башланды. Фәрит Мөхәммәтшин җирле мәктәптә авыл халкы белән аралашты, Илбәктә яшәүчеләрне борчый торган проблемалар һәм агымдагы эшләр белән кызыксынды. Биредә парламент башлыгы күчмә стоматология кабинетын карады. Авыл халкына үз вакытында һәм нәтиҗәле стоматология ярдәме күрсәтү районда иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Гомумбелем бирү учреждениеләре һәм фельдшер-акушерлык пунктларында лицензияле стоматология кабинетларының булмавы үзен сиздерә. Шуны күздә тотып район хакимиятләре Азнакайның “Нефтемаш” заводына күчмә стоматология кабинеты эшләүгә заказ бирә. Аның бәясе 1 миллион 50 мең сум тәшкил итә. Кабинетның район авылларында эшләү графигы төзелгән. Ул көненә уртача 20 пациентны кабул итә.
Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе һәм аны озатып йөрүче затлар Сәпәй авыл җирлегенә керүче Мачаклыбаш авылында газ факелын кабызу тантанасында катнашты. “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе ярдәме белән торак пунктка газүткәргеч салынган. Эшләрнең смета бәясе 3,5 миллион сум тәшкил итә. Хәзер “зәңгәр ягулык” авылдагы 50 йортны җылытачак. Киләсе айда Мәнәвез һәм Яңа Юл авылларында яшәүчеләр дә шундый бәхеткә тиенәчәк. Авыл халкы үз вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә, шулай ук Азнакай нефтьчеләренә рәхмәт белдерде.
Парламент башлыгы район үзәгендә төзелә торган кайбер социаль объектларны карады. Сәфәрдә аны Азнакай муниципаль районы башлыгы Рафис Галиев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары – ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов һәм “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Рәзиф Галимов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Азнакайга сәфәре кысаларында район активы белән очрашты.
Парламент башлыгы үз чыгышында Татарстанның соңгы еллардагы социаль-икътисади үсешенең төп аспектларын анализлады, республиканың нефть, нефть химиясе һәм машина төзелеше кебек тармакларындагы уңышларын билгеләп үтте. “Татарстан 2008 елда башланган кризистан чыга дип әйтергә тулы нигезебез бар, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Ул безгә әлегә җитди базар мөнәсәбәтләренә кермәгән төбәкләргә караганда кыйммәткәрәк төште. Өстәвенә, күп нәрсәгә өйрәтте дә. Ул куйган шартлар нәтиҗәсендә без җитештерүне оптимальләштерергә, сату базарын җентекләп өйрәнергә мәҗбүр булдык. Шунлыктан бүген “КАМАЗ” барлык заказларны да үтәп өлгерә алмый”.
Агросәнәгать комплексын үстерү хакында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин илнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә торган шартларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчегә ярдәм күрсәтүнең бик мөһим мәсьәләгә әверелүен ассызыклады. Шуның белән бергә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының хезмәт активлыгын арттыруга зур өметләр баглана.
Парламент җитәкчесе Татарстанда гамәлгә ашырыла торган кайбер социаль программаларны да санап үтте. “Киләчәк” мәгариф системасын үзгәртеп кору стратегиясенең төп максаты – укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм көндәшлеккә сәләтле укучы әзерләү, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Әлеге программа ярдәмендә без белем бирү учреждениеләренә ир-егетләрне дә җәлеп итәргә ниятлибез”.
“Хәзерге вакытта безгә, илнең әлеге үсеш этабында тотрыклылык кирәк, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. – Иң мөһиме – республикабыз һәм тулаем алганда Россия Федерациясенең уңай үсеш векторын саклау. Безнең киләчәгебез өчен һәркем шәхси җаваплылык тоярга тиеш”.