Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Чаңгы федерациясе президенты Е.В.Вяльбе, “Динамо” Физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт оешмасы рәисе Ә.Ә. Сәфәров, Татарстан Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты И.Ш.Фәрдиев, тренер А.Н.Зоринага һәм Россия халыкара спорт мастеры А.А.Нечаевскаяга котлау телеграммасы юллады.
Татарстан Президенты чаңгычыларны Олимпиадада хатын-кызлар эстафетасында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.
“Сезне чын күңелдән чаңгычыларыбызның Олимпиада эстафетасында уңышлы чыгышы белән котлыйм. Безнең илебез өчен бик үк яхшы булмаган шартларда, катлаулы көрәштә яулап алынган бронза медаль күп кенә алтын медальләрдән дә кыйммәтрәк, - диелгән телеграммада. - Спортчылар зур осталык, бик яхшы әзерлек, шулай ук җиңүгә омтылыш һәм рухи көч, бердәмлек күрсәтте. Шулардан башка Швеция, Норвегия спортчыларына каршы көрәшеп булмас иде. Олимпиадада Татарстан данын яклаучы Анна Нечаевскаяның да бу уңышка өлеш кертүен билгеләү аеруча куанычлы. Олимпиадада катнашучы спортчыларыбыз белән горурланабыз, алар өчен җан атабыз, чын күңедән Россия данын яклап уңышларга ирешүләрен телибез”.