Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү проектларының федераль конкурсында катнашуга әзерлек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Наталия Фишман искәрткәнчә, 17 гыйнварда Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә узган Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумы кысаларында 2018 елда Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү проектларының федераль конкурс уздыру турында карар кабул ителгән, аны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Хөкүмәте 5 млрд. сум акча бүлеп бирә.
Конкурста катнашу өчен кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр шәһәрнең мәдәни һәм тарихи мирасында уздырылган тикшеренүләр нигезендә конкрет җәмәгать территориясен үстерү проектларын эшләргә тиеш. Бәяләүнең төп критерийларыннан берсе – бу проектны гражданнарның һәм җәмәгать оешмаларының һичшиксез хуплавы, шулай ук гавами фикер алышулар оештыру һәм уздыру. Проектлар федераль комиссия тарафыннан бәяләнәчәк.
60 кече шәһәр конкурста җиңүче булачак, шулардан 20се – тарихи җирлек.
Наталия Фишман билгеләп үткәнчә, Татарстанда конкурста катнашырга мөмкин булган территорияләр билгеләнгән, шул исәптән 100 меңгә кадәр кешесе булган тарихи җирлекләр һәм кече шәһәрләр дә. Мисал итеп ул Чистай һәм Алабуга шәһәрләрен китерде.
Татарстан Республикасы Президенты муниципаль берәмлекләр белән эшне оештыруны, аларга конкурска әзерлек эшен аңлатып бирүне йөкләде. Аның фикеренчә, әзерлек эшен алып бару өчен үзенә күрә бер «юл картасы» булдыру мөһим.