Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның төбәкләр башлыклары белән очрашуында катнашты

16.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнаша.

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның төбәкләр башлыклары белән очрашуында катнашты. Очрашуның төп темасы – бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары һәм пространствода үсеш һәм инфраструктур чикләүләрне бетерү стратегиясе.

«Мондый очрашулар вакытында төбәкләр җитәкчеләеренең Хөкүмәт җитәкчелеге белән турыдан-туры мәгълүмат алмашу, Хөкүмәт әгъзаларына сораулар бирү мөмкинлеге бар. Бездә губернаторлар корпусы бик яңарды. Кайберләрегезнең Хөкүмәт составында эшләгәндә бөтен ил күләмендә карарлар кабул итү тәҗрибәсе бар, бүген исә бу тәҗрибәне урыннарда  куддану мөмкинлеге туды. Мондый очрашу мөһим, чөнки ул башка төбәкләр җитәкчеләре белән үзара аралашу мөмкинлеге тудыра, бер-берегезгә сораулар бирергә, киңәшләшергә мөмкинлек бар», - дип башлады чыгышын Дмитрий Медведев (төгәлрәк - http://government.ru/news/31397/).

Бюджетара мөнәсәбәтләргә кагылып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе хәбәр иткәнчә: «Хәзер безнең берләштерелгән бюджетларыбызның, төбәкләр бюджетларының керемнәре үсә. Профицитлы бюджетлар саны арта, дефицитлылар кими. Шулай да бурыч йөкләмәсе җитди булып кала. Бу проблеманы хәл итү өчен без узган елларда бюджет кредитлары биргән идек. Соңгы елларда аның гомуми күләме 1 трлн. сумнан артып китте. Үткән ел без 73 төбәк өчен бу кредитлар буенча бурычларны реструктуризацияләдек. Кредитларны кайтару срогы 7 елга кадәр озайтылды, ә билгеле бер шартларда – 12 елга кадәр».

Дмитрий Медведев искәрткәнчә, үткән елдан алып төбәкләрне стимуллаштыру системасы эшли.

Очрашу барышында нотык белән Россия Федерациясе Финанс министры  Антон Силуанов та чыгыш ясады.

Моннан тыш, сөт сатып алу бәяләре базарындагы вәзгыятьне аңлатып бирүне сорап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул урыныннан кыска гына чыгыш ясады.  

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе бу мәсьәләләрне карарга йөкләмә бирде.  

Бюджетара мөнәсәбәтләр турында төгәлрәк Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында - http://government.ru/news/31397/.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Россия Хөкүмәтенең сайты материаллары файдаланылды.