Рөстәм Миңнеханов РФ хөкүмәтеннән коры сөт сатуны чикләүне сорады

16.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка коры сөт сатуны чикләүне сорап мөрәҗәгать итте. 

Әлеге мөрәбәгать Сочида Россия инвестицион форумы кысаларындагы хөкүмәт башлыгының губернаторлар белән очрашуында яңгырады. 

"Дмитрий Анатольевич, әйтәсем килә, кыш көннәрендә һәрчак сөт җитми иде, безнең республика сөтне күп җитештерә, һәм сөтне читкә җибәрә. Быел башка хәл булды: читкә чыгарылмый, сөт бәясе былтыргыдан 5-8 сумга ким, һәм, әлбәттә, халык өчен бу зур проблема. Сөт комбинатлары коры сөт сатып алган, сөтне тергезәләр, продукция җитештерәләр. Шуңа да бу мәсьәлә сез катнашсагыз, бәлки, хәл ителер иде, әгәр дә без коры сөт җитештерелүгә ярдәм итсәк, бу зур югалтуларга китерә ала", - диде Миңнеханов. 

Медведев бу мәсьәләне хәл итәргә йөкләде: "Мин барысын да хәл итәргә кушам, чөнки Татарстан җитәкчесе китергән дәлиләргә каршы сүз әйтеп булмый. Без сөт сәнәгатен үстерергә тиеш", - диде ул. 


"ТАСС" Россия мәгълүмат агентлыгы