Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумының сессияләре һәм дискуссияләрендә катнашты

15.02.2018

Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында "Эшкуар булу җиңелме? Бизнес һәм хакимият карашы" панель сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Сессия модераторы "Сбербанк" ГАҖ идарәсе рәисе, президенты Герман Греф иде. Чара туры эфирда "Россия 24" каналында трансляцияләнде. 

Панель сессиядә катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар актуаль тема турында фикер алыштылар - илдә эшкуарлыкка үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга ни комачаулый? Әйтелгәнчә, бүген эшкуарлар артык административ басымга, планнан тыш тикшерүләргә, кредит ресурсларны ала алмауга һәм үсешкә кирәкле инфраструктура булмауга зарланалар. Моннан тыш, үсешкә эшкуарлык компетенцияләре җитмәү һәм квалификацияле кадрлар дефициты да өстәмә киртә булып тора. 

Сессиядә Герман Греф Татарстан Республикасын уңышлы мисал дип атады.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов "Моношәһәрләр: киләчәкне проектлыйбыз" сессиясендә катнашты. 

Сессиядә чыгыш ясаучы моноикътисадлы шәһәрләре булган регионнар вәкилләре моношәһәрләрне үсетерүдә региональ һәм  муниципаль хакимият белән бизнес багланышлары, актив гражданнар инициативаларын куллану һәм аларны моношәһәрләр үстерүгә җәлеп итү темаларын күтәрделәр. 

Татарстанда моношәһәр статусы Чаллы, Зеленодольск, Чистай, Түбән Камага бирелде. 2016 елда Чаллыда өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясе булдырылды. Ә 2017 елның декабрь аенда Түбән Кама, Чистай һәм Зеленодольск моношәһәрләрендә өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территорияләре булдырылды. 

Сессиядә бүгенге көндә бөтен моношәһәрләрдә дә тиз һәм нәтиҗәле рәвештә эш алып барылмавы турында сөйләштеләр. Дискуссиядә катнашучылар 2017 елда моношәһәрләр үсеше программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен чыгардылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина