Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырды.
Башта Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Паскуале Терраччано белән очрашты. Үзара файдалы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, киләчәктә республикада Италия бизнесын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында Италия бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, соңгы берничә ел эчендә Татарстан белән Италия арасында товар әйләнеше сизелерлек кимегән. Шулай да 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы белән Италия Республикасы арасында ике яклы тышкы сәүдә күләме 2016 ел белән чагыштырганда 37%ка арткан.
Перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе, нефть эшкәртү, автомобильләр төзелеше, шиннар җитештерү, медицина тармакларын атады.
Үз чиратында Илче әфәнде берничә Италия компаниясенең «ТАИФ» компаниясе белән хезмәттәшлеген билгеләп үтте («Кече Италия» проекты, биопластиклар җитештерү заводын төзү проекты).
Рөстәм Миңнеханов Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе России Паскуале Терраччаноны Татарстанга танышу өчен чакырды.
Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Израиль Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гарри Корен белән очрашты.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Израиль – югары технологияләр иле, сәнәгатьтә, электроникада, башка юнәлешләрдә зур нәтиҗәләргә ирешкән ил. Без Израиль коллегаларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов, мөнәсәбәтләребезне активлаштырырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Израиль хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын Казанда уздырырга тәкъдим итте.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Израиль бизнес-делегациясен үзендә кабул итәргә әзер.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты «Метро Кэш энд Керри Россия» җитәкчелеге белән очрашты. «Метро Кэш энд Керри Россия» генераль директоры Джери Калмис Татарстанда компаниянең бизнесын үстерү планнары белән уртаклашты.
«МЕТРО Кэш энд Керри» вәкилләре Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм проектын эшләтеп җибәрергә тәкъдим иттеләр, шулай ук яклар Казанда компаниянең яңа инвестицион проектын гамәлгә ашыру – компактлы шәһәр форматында «МЕТРО» сәүдә үзәген төзү планнары буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнехановны шулай ук 21-23 мартта Мәскәүдә узачак «Метро Экспо» күргәзмәсенә килергә чакырдылар.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Гагаузия (Молдова Республикасы) автоном-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Ирина Влах Татарстан Республикасы вәкилләрен Гагаузия партнерлары булган төбәкләрнең Россия форумында катнашырга чакырды.