Татарстан «Чикләрсез композитлар» төбәкара сәнәгать кластеры булдыру турында килешүдә катнашты

15.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чикләрсез композитлар» төбәкара сәнәгать кластеры булдыру турында дүрт яклы килешүгә имза салу тантанасында катнашты. 

Чара «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы кысаларында узды.

Документ «Чикләрсез композитлар» төбәкара сәнәгать кластеры булдыруны күз алдында тота, ул Россия Федерациясенең өч субъектын берләштерә: Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Саратов өлкәләре.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү өлкәсе Губернаторы Андрей Воробьев, Саратов өлкәсе Губернаторы Валерий Радаев һәм «Росатом» ДК генераль директорының атом энергиясе буенча беренче урынбасары – халыкара бизнесны үстерү блогы директоры Кирилл Комаров кул куйды.

Килешү Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Саратов өлкәләре предприятиеләренең сәнәгать кластерын булдыру максатларында төзелә.

Килешү төбәкләр территориясендә чыгарыла торган сәнәгать продукциясен җитештерү һәм реализацияләү күләмнәрен арттырырга ярдәм итәчәк.  

«Чикләрсез композитлар» төбәкара сәнәгать кластеры булдыру максатлары:  2025 елга Россия базарында композит материалларны берничә мәртәбә арттыру; Россия композицион материаллар җитештерүләренең кооперациясен үстерү; композит материаллар җитештерүнең тулы технологик чылбырын булдыру һәм ластарда катнашучыларның композит продукциясен Россия һәм халыкара базарга чыгару. 

Моннан тыш, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе белән «Ай-Пласт» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасында шәрәфле кунак булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.