Рөстәм Миңнеханов «Челябинский трубопрокатный завод» ГАҖ директорлар советы рәисе Андрей Комаров белән очрашты

15.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Челябинский трубопрокатный завод» ГАҖ директорлар советы рәисе Андрей Комаров белән очрашты.

Очрашу Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында узды. 

Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләштеләр. 

Искәртик, 2013 ел ахырында ТР Мәгариф һәм фәни министрлыгы белән "Римера" ЯАҖ арасында кадрлар әзерләү өлкәсендә багланышлар турында Килешү имзаланды. Әлеге проектны Стратегик инициативалар агентлыгы хуплады һәм аны "Татарстанның киләчәге колледжы" дип атадылар. Проектны "АЛНАС" ҖЧҖ ("Римера" төркеменә керә) һәм Әлмәт һөнәри колледжында гамәлгә ашырдылар. 

Бүгенге очрашу барышында  квалификацияле эшче кадрларны әзерлү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. 

 


Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)