Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзәндә эш сәфәрендә булды. Ул шәһәр активы белән очрашуда республиканынң нинди нәтиҗәләр белән сайлауларга “баруы” хакында сөйләде. “Соңгы елларда күп уңышларга ирештек, безнең күрсәтерлек һәм горурланырлык эшләребез бар. Шуңа күрә халык безгә теләктәшлек итәр дип ышанабыз, чөнки без куелган максатларга ирешәбез”, дип билгеләп үтте премьер.
Ул Яшел Үзән халкының күп функцияле спорт комплексы төзелеше, музыка театры ремонты һәм мәгариф учреждениеләрен кабул иткәндә янгын күзәтчелегенең катгый таләпләр куюы буенча бирелгән сорауларына җавап бирде.
Очрашуда капиталь ремонт мәсьәләсе дә күтәрелде, агымдагы елда Яшел Үзәндә бу максатка 340 млн. сумннан артык акча үзләштерелгән. Торак-коммуналь хуҗалыкның җирле департаменты җитәкчесе Олег Анисимовның киләсе елда бу сумманы арттыруга өметләнергә мөмкинме дигән соравына каршы Илдар Халиков халыктан җыелган акча турында сүз кузгатты. Яшел Үзәндә республиканың барлык муниципалитетларына караганда да бюджет акчалары һәм халыктан җыелган акча күләме тотрыклы булуы хакында белдергәч, Илдар Халиков һәрхәлдә финанслауны киметү планлаштырылмый дип вәгъдә итте. Дума депутаты Айрат Хәйруллин авылның проблемалы мәсьәләләренә җентекләп тукталды һәм әгәр парламент партиясе күпчелек вәкилләрен калдырса, авылга ярдәм итү программалары бетерелмәячәк дип белдерде.
Аннары Илдар Халиков Яшел Үзән балалар йортында булды, анда яңа корпус эшлиләр, төзелә торган автовокзалда һәм Мирный микрорайонында суны авыр тимерләрдән арындыру станциясендә булды. Соңгы ике объектны якын арада тапшыру ниятләнә.