Бүген Лаеш шәһәрендә “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Мондый зур спорт сарае ачылу – район халкы өчен генә түгел, ә бөтен Татарстан Республикасы өчен зур бәйрәм, - диде Илдар Халиков Лаеш спорт комплексын ачу тантанасына җыелучыларга. – Республика һәм аның башкаласы Казан спорт төбәге һәм Россиянең спорт шәһәре итеп танылды инде. Бүген әлеге спорт комплексында шөгыльләнүчеләр 2013 елга Универсиада чараларда актив катнаша алачагына ышанам”.
Спорт объекты “2006-2016 елларда Россия Федерациясендә физкультура һәм спорт үсеше” федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән. Ул узган елның октябрендә төзелә башлаган һәм нәкъ бер елда тәүлеккә 740 кеше йөри ала торган комплекс әзер булган.
“Бүген чыннан да, истәлекле көн. Бу соңгы 15 елда төзелгән беренче спорт объекты. Без бу көнне бик озак көттек һәм спорт комплексы шәһәрнең спорт тормышы үзәге булыр дип ышанам”, - дип белдерде район башлыгы Михаил Афанасьев.
Премьер-министр шулай ук эш сәфәре кысаларында “Бәләкәч” программасы буенча ремонтланган “Радуга” балалар бакчасында булды.
“Без “Бәләкәч” программасы турында сөйләшкәндә балалар өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары программасы булуын да беләбез. Нәкъ менә аналар сабыйларын матур балалар бакчасына бирүләре белән бәхетле”, - диде Илдар Халиков.
Ул шулай ук бәйрәм чарасына җыелган барлык хатын-кызларны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады. Моннан тыш, балалар бакчасын ремонтлауда катнашучыларга хөкүмәт бүләкләре тапшырды һәм республика Хөкүмәте исеменнән балалар бакчасына проекцион комплекс һәм компьютер бүләк итте.
Илдар Халиков төзекләндерелгән шәһәр үзәген һәм Софийский соборын карады. 2010 елда ТР Президенты тарафыннан Лаеш шәһәре үзәген төзекләндерүгә акча бүлеп бирелгән иде. Киләсе елда төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Татарстан Премьер-министры эш сәфәре ахырында район активы белән очрашты.