Татарстан Внешэкономбанк һәм Стратегик инициативалар агентлыгы белән багланышлар турында меморандум имзалады

15.02.2018

Бүген Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы, "Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)" һәм "Стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында багланышлар турында меморандум имзалады. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Внешэкономбанк рәисе Сергей Горьков куйдылар. 

Меморандум имзалау алдыннан Рөстәм Миңнехановның Сергей Горьков белән очрашы узды. Әңгәмә барышында алга таба Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектлар һәм бака өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында сүз барды. 


Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)