ТР Президенты Владивостокта “Sollers” компаниясе заводында булды

26.11.2011

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кысаларында, “Sollers” компаниясе заводында булды, анда Татарстан эшчеләре белән очрашты. Заводта республика башлыгын Приморский крае губернаторы Сергей Дарькин һәм “Sollers” компаниясе генераль директоры Вадим Швецов озатып йөрде. Вадим Швецов белдерүенчә, киләсе елдан башлап заводта “Mazda” автомобильләрен җыя башлаячаклар, кичә тиешле меморандум имзаланды.

Хәзерге вакытта Владивосток заводында “Ssang Yong” автомобильләре чыгарыла. “Sollers”җитәкчесе сүзләренә караганда, биредә чыгарыла торган машиналар Ауропага, “Mazda” автомобильләре заводлары булмаган урыннарга җибәреләчәк.

Киләчәктә компания җитештерү мәйданчыкларын киңәйтергә планлаштыра. Персоналлар саны 700 кеше тәшкил итә, аларның кайберләре 2 ел элек Татарстандагы “Sollers” заводларыннан килгән.

Татарстан Президенты цехта булды, производство белән танышты. Рөстәм Миңнеханов предприятиедә эшләүче республика вәкилләре белән очрашты. ТР башлыгы республикадан ерак төбәктә Татарстан белгечләренең күп булуы куанычлы көтелмәгән хәл булуын белдерде.

“Безнең белгечләр көндәшлелеккә сәләтле булулары белән горурланабыз”, - дип мөрәҗәгать итте завод хезмәткәрләренә Рөстәм Миңнеханов һәм белгечләрнең күбесе яңа предприятиеләрдә эшләү өчен Татарстанга кайтуларына ышаныч белдерде. ТР Президенты сүзләренә караганда, республикада югары класслы белгечләргә ихтыяҗ бар.


ТР Президенты матбугат хезмәте