Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.
Очрашуда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) әгъзалары булган төбәкләр губернаторлары да катнашты.
Фикер алышуның төп темасы Россия Федерациясендә эшкуарлык алып бару өчен ташламалы шартлар булган территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын эшләү мәсьәләләре булды.
Максим Орешкин билгеләп үткәнчә, территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын эшләүнең төп бурычлары – дәүләт ярдәме чараларын файдалануны оптимальләштерү, территорияләрне үстерүнең яңа инструментларын формалаштыру, конкрет территорияләрнең икътисадый потенциалын ишәйтү.
Үз чиратында территорияләрендә махсус икътисадый зоналар, алдан социаль-икътисадый үсеш территорияләре булдырылган һәм эшләп килүче төбәкләр губернаторлары дәүләт ярдәме механизмнарын камилләштерү, махсус икътисадый зоналарда җитештерүләр булдыру өчен потенциаль инвесторларны җәлеп итү буенча үз тәкъдимнәрен сөйләделәр.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә тәкъдим турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда ике махсус икътисадый зона – «Алабуга» МИЗ һәм «Иннополис» МИЗ эшли, шулай ук алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе бар, анда резидент компанияләр теркәлгән инде.
Рөстәм Миңнеханов территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын камилләштерү өчен МИЗлар эшчәнлек алып баручы төбәкләр тәҗрибәсен файдалануны тәкъдим итте.
Киңәшмә барышында эш төркеме төзү турында карар кабул ителде, аңарга Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белгечләре һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары булган төбәкләр вәкилләре керәчәк.
Фикер алышуларда Калуга өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Пермь крае губернаторлары һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салучы йогынтыны бәяләү департаменты, Региональ үсеш департаменты вәкилләре катнашты.