Рөстәм Миңнеханов Сочида инвестицион форум сессиясендә «Алабуга» МИЗ Корпоратив университеты тәҗрибәсе турында сөйләде

15.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочидагы  инвестицион форумда «Алабуга» махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты» проекты мисалында сәнәгать менеджменты өлкәсендә Россия Федерациясе икътисадының квалифицияле белгечләргә ихтыяҗын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында сөйләде.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнаша.

Социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы практикалары» сессиясе барышында федерациянең кайбер субъектлары губернаторлары уңайлы инвестицион климат тәэмин итү һәм эшкуарлыкны үстерү практикалары турында, мәгълүмат технологияләрен куллану, хакимият белән бизнес диалогын оештыру, яшьләрнең үз-үзләрен эш белән тәэмин итүләрен стимуллаштыру өчен инфраструктураны үстерү, волонтерлар хәрәкәте һәм башкалар турында сөйләделәр.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты эше турында сөйләде.  

Ул хәбәр иткәнчә, университетны булдыру – «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев фикере.

«Алабуга» МИЗ Корпоратив университеты программасы 2015 елның августында эшләтеп җибәрелгән. Проект яшь белгечләрне заманча менеджментка өйрәтүне күз алдында тота.  

Тыңлаучыларны сайлап алу конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла, монда читтән торып (скайп аша) һәм кара-каршы очрашу барышындагы әңгәмә кулланыла.  

Корпоратив университетка тыңлаучыларны беренче җыю барышында 1 меңләп заявка тапшырылган, диде Рөстәм Миңнеханов. Кандидатлар, Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән бар, шул исәптән: Башкортостаннан, Чувашиядән, Удмуртиядән, Алтайдан, Кырымнан, Мәскәү, Самара, Ленинград, Волгоград, Киров, Саратов, Оренбург, Ростовя, Ульяновск, Чиләбе, Иркутск өлкәләреннән, Краснодар, Пермь, Красноярск крайларыннан.

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, Корпоратив университет тыңлаучыларының бер өлеше укып бетергәч «Алабуга» МИЗ территориясендә эшләп кала.

Ул искәрткәнчә, «Алабуга» МИЗ бүген – илдәге иң үсеш алган икътисадый зоналарның берсе, монда 56 резидент компания теркәлгән, 23 заманча җитештерү эшчәнлек алып бара, ел саен «Алабуга» МИЗ территориясендә 5-6 яңа җитештерү гамәлгә кертелә.

«Ышанам, мондый практикалар безгә бик кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Корпоратив университетта укырга теләүчеләр күп. Монда узу өчен җитди сынау үтәргә кирәк. Бөтендөнья дәрәҗәсендәге менеджмент буенча белемнәр алу, практикада аларны куллану мөмкинлеге күпләрне үзенә тарта».

«Социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы практикалары» сессиясе барышында шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырылучы мондый практикалар билгеләп үтелде, шулардан эш башлаучы бизнесменнар өчен эшкуарлыкка өйрәтү буенча «Саклык банкы» белән уртак программа, шулай ук «Эшкуарлык фабрикасы» проекты.  

«Социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы практикалары һәм инициативалары» панель дискуссиясе кысаларында Сочидагы форум мәйданчыгында Россия Федерациясе субъектларын социаль-икътисадый үстерүнең иң яхшы практикалары һәм инициативалары Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.  


Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)