ТР Президенты Приморье крае татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

26.11.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кысаларында, Приморский крае татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Республика башлыгы Татарстан сәнгать осталары концертында булды. Край администрациясе бинасында татар җәмгыяте вәкилләре белән узган очрашуда Приморский крае губернаторы Сергей Дарькин да катнашты. Ул край территориясендә милләтара дуслыкны саклау әһәмияткә ия булуын ассызыклады һәм бу эшкә зур өлеш керткән татар халкына рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, республика өчен бөтен дөньядагы татарлар белән элемтәләрне сакларга кирәклеген билгеләп үтте. Приморский крае губернаторы Сергей Дарькин татар җәмгыяте инициативасы белән Татарстан җитәкчелегенең 2012 елда федераль Сабантуйны Владивостокта үткәрү тәкъдимен хуплады. ТР Президенты сүзләренә караганда, якын арада бәйрәмгә әзерлек белән шөгылҗләнүче эшче төркем оештырылачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сергей Дарькинга крайның татарлар җәмгыяте вәкилләренең мәчет төзү хакындагы үтенечен белдерде. Татарстан башлыгы губернатордан төзелеш өчен урын бирүен сорады, ә иганәчеләрне бергәләп эзләргә чакырды.

Приморский крае татарлар җәмгыяте вәкилләре Рөстәм Миңнехановны федераль Сабантуй тиешле дәрәҗәдә узачак дип ышандырды. Алар республика башлыгына мәчет төзүне хуплавы өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов, Сергей Дарькин, шулай ук Россия Хөкүмәте беренче вице-премьер Игорь Шувалов Горький исемендәге Приморский крае академия театрында булды. Биредә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булды. Дәрәҗәле кунаклар концерт башланганчы тамашачыларга мөрәҗәгать иттеләр.

Игорь Шувалов концертка килүчеләргә татарча мөрәҗәгать итте. Ул эш буенча Россиянең күп төбәкләрендә булуы, әмма ике төбәктә үзен кунак дип санамыйм дип белдерде. “Бу минем өчен якын Татарстан һәм Приморье, - дип белдерде И.Шувалов. – Безнең җитәкчелеккә Казанда Универсиадага һәм Владивостокта АТЭС саммитына әзерлек кебек ике мөһим проект белән шөгыльләнүне ышанып тапшырганы өчен рәхмәтлемен”.

Россия Хөкүмәте беренче вице-премьер Игорь Шувалов Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Дарькинга Владивостокта Татарстан сәнгать осталары концертын оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратынлда Игор Шуваловка Татарстан һәм Приморье краена ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.


ТР Президенты матбугат хезмәте