Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумында катнашачак

14.02.2018

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочига эш сәфәренә килде.   

Эш сәфәренең төп максаты – «Сочи-2018» Россия инвестицион форумы чараларында катнашу (2018 елның 14-16 феврале).

Иртәгә, 15 февральдә, форумның «Төбәкләргә инвестицияләр – киләчәккә инвестицияләр» пленар утырышы узачак, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның да катнашуы көтелә.

Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы практикалары» сессиясендә булачак, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Козак катнашачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның «Эшкуар булу җиңелме? Бизнес һәм хакимият карашы» сессиясендә булуы планлаштырылган. Сессиянең модераторы – «Сбербанк» ГАҖ президенты, идарәсе рәисе Герман Греф.

Тагын Татарстан Президенты «Моношәһәрләр: киләчәкне проектлыйбыз» сессиясендә булачак, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов та катнашачак.

Форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы икътисадына кагылышлы берничә документ – меморандумнар һәм килешүләр имзалау көтелә. Аерым алганда, «Чикләрсез композитлар» төбәкара сәнәгать кластеры булдыру турында 4 яклы килешүгә, башка документларга кул кую планлаштырылган.

Рөстәм Миңнехановның Сочига эш сәфәре 16 февраль тәмамланачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.