Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар “2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын тулаем кабул итте.
Бюджет проектына 267 төзәтмә кергән. Шуның 217се - ТР Хөкүмәтеннән (130ы – төп тәкъдимнәр, 87се - алар белән бәйле), калганнары - Дәүләт Советы депутатларыннан. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бу юлы КПРФ фракциясе бюджет проектына иллеләп тәкъдим кертергә чакырган иде. Комитетларда фикер алышулардан соң, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты барлык тәкъдимнәрнең 130ын кабул итүгә, 48ен кире кагарга тәкъдим иткән иде.
Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә депутатлар һәм ТР Хөкүмәтенең бергәләп эшләвенең нәтиҗәле булуын, кайбер төзәтмәләрнең закон проектын әзерләгәндә үк исәпкә алынуын билгеләп үтте. Бу Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарованың сәламәтлек саклау өлкәсендә, Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының республика суд-медицина экспертизасы бюросы хезмәткәрләренә түләү өлешендә чагылыш тапкан тәкъдимнәренә кагыла. Шулай ук депутат Марат Галиев тәкъдиме буенча 2012 ел бюджетында 2012-2015 елларга исәпләнгән “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” буенча озак вакытлы максатчан программаны тормышка ашыру өчен өстәмә акча каралган. Депутат Евгений Ефимов тәкъдиме буенча ТР Хөкүмәте тарафыннан яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтүнең күләмен арттыру мәсьәләсе уңай хәл ителгән. Калган тәкъдимнәр республика Хөкүмәтенә ел дәвамында эшләр өчен юлланган.
2012 елда федераль казнадан Татарстан Республикасы бюджетына җибәреләсе өстәмә акча күләме 664 млн. сум дип карала. 2013 елда ул 300 млн. сум булачак дип көтелә.
Киләсе елда Казанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсен төзүгә - 850 млн. сум, 2013 елда 300 млн. сум акча җибәрелә. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен субсиядияләр күләме тәгаенләнә.
ТР Министрлар Кабинеты тәкъдимнәренең икенче блогы федераль программаларны уртак финанслауга, яңа кертелә торган учреждениеләргә ассигнованиеләр бүлеп бирүгә, республикакүләм чаралар һәм программаларга кагылышлы. Аерым алганда, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, капиталь төзелеш, юл төзелеше программаларына, яңа кертелә торган сәламәтлек саклау һәм социаль яклау учреждениеләренә, физик культура һәм спорт өлкәсендә чаралар үткәрүгә, мәдәният учрежденияләренә грантларны арттыруга, эшләмәүчеләрнең медицина иминияте өчен иминиятләштерү кертемнәре күләмен арттыруга финанслар карала.
Өченче блок бюджет акчасын бүлекләр буенча яңадан бүлеп чыгу белән бәйле.
Бүген утырышта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрнең барысы да хупланды. КПРФ фракциясе үзенең һәр тәкъдимен раслап, аңлатып бирде.
Бюджетка кертелгән тәкъдимнәр нәтиҗәсендә, 2012 елда Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешен – 113 759 884,4 мең сумга (беренче укылышта 106 млрд. 476 млн. 946,1 мең сум дип каралды), чыгым өлешен 117 422 274,9 мең сумга (башта 110 млрд. 139 млн. 336,6 мең сум иде) җиткерергә тәкъдим ителә. 2012 елга бюджет кытлыгын 3 662 390,5 мең сум итеп тәгаенләү сорала.
”Бюджет киң җәмәгатьчелек фикерен, муниципалитлардан кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләнгән. Әлбәттә, КПРФ фракциясенең әлеге бюджет үсеш бюджеты түгел дигән фикере белән килешергә мөмкин. Әмма ул социаль юнәлешле: керем өлешенең 68 проценты социаль статьяларга җибәрелә”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуга нәтиҗә ясап.
Ольга Благодарова - җәмәгатьчеле һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге