Вәгыйз Минһаҗев республика парламентының Федерация Советындагы вәкиле булачак

25.11.2011

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышында РФ Федераль Җыены Федерация Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил Алексей Пахомовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Алексей Пахомов моннан соң ТР Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе генераль директоры вазыйфаларын башкарачак. Ул бу вазыйфаны 2010 елның июненнән алып иҗтимагый башлангычларда алып бара иде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Алексей Пахомов 2005 елдан бирле РФ Федераль Җыены Федерация Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советын лаеклы тәкъдим итә. “РФ Федерация Советының бюджет комитеты, РФ Хисап палатасы белән бәйләнешләр буенча комиссиясе, Парламентара Евразия икътисади бергәлегенең таможня көйләве һәм чик сәясәте буенча даими комиссиясе булып, ул актив эшчәнлек алып барды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кертелгән федераль законнарны теркәүдә катнашты. Алексей Михайлович Федерация Советында эшләү чорында төп максаты, төбәк мәнфәгатьләрен алга чыгарып, федераль үзәк белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне оптимальләштерү иде”, - диде спикер.

Алексей Пахомов үз чыгышында коллегаларына уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. “Шушы еллар эчендә безнең белән республиканың барлык дәүләт хакимияте органнары белән ике арада яхшы, партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты. Мин һәрвакыт сезнең ярдәмне тоеп эшләдем. Алга таба да шулай булыр дип ышанам”, - диде А.Пахомов.

РФ Федераль Җыены Федерация Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил итеп “Вамин” ширкәтенең элекке җитәкчесе Вәгыйз Минһаҗев сайланды. Яшерен тавыш бирү вакытында аны 68 депутат – хуплап, унысы каршы бирде. Фәрит Мөхәммәтшин Вәгыйз Минһаҗевның тәҗрибәле, авыл хуҗалыгын яхшы белә торган җитәкче икәнлеген билгеләп үтте.

Вәгыйз Минһаҗев үз чиратында: “Мин үз алдымда куелган бурычларны хәл итәргә әзер”, - дип белдерде.


ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте