Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы уза. Сессиянең көн тәртибенә 29 мәсьәлә кертелә. Алар арасында Татарстан Республикасының унтугыз закон проекты, 7 федераль закон проекты, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре бар.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр “ТРның 2012 елга, 2013 һәм 2014 елларга планлы чорына бюджеты турында” закон проекты, “ТРның 2012 елга, 2013 һәм 2014 елларга планлы чорына Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” закон проектлары белән бәйле.
Депутатларга шулай ук беренче укылышта республиканың урманнар турында, республикада шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында законнарга үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектларын карарга тәкъдим ителә.
Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын депутатлар Евгений Ефимов һәм Мөнир Гайнуллов керткән. Әлеге закон проектында “Халык бюджеты” вакытында яңгыраган тәкъдимнәр исәпкә алынган.
Хөкүмәт сәгатендә “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын киметү буенча чаралар турында” дигән мәсьәлә буенча фикер алышачаклар.