Татарстанда быелгы төп капиталь ремонт программасына кертелгән 999 күпфатирлы йортның барысында да эшләр тәмамланган. Финансларны экономияләү нәтиҗәсендә, быелгы программага өстәлгән 25 йортның 14 ендә шулай ук төзекләндерү эшләре тәмамланган һәм актлары Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән.
Калган 11 йортның берсендә түбәне төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша, тагын 10 йортта хисап приборларын урнаштыру бара. Әлегә капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрнең гомуми күләме 4 млрд 323 млн сум, ягъни еллык лимитның 99,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илдар Сибгатуллин җиткерде.
Яшел Үзән, Ютазы районнары капиталь ремонт өчен торак милекчеләреннән финанслар җыю планын арттырганнар, өстәмә йортларны планга керткәннәр иде. Хәзер алар алдына өстәмә йөкләмәләрен вакытында үтәү бурычы куела, ди Илдар Сибгатуллин. Ә менә шулай ук өстәмә йөкләмә алган Казан аны вакытында үтәп килә.
“Быелгы капиталь ремонт программасы тәмамлану алдында. Дәүләт торак инспекциясе башкарылган эшләр актларын кабул итүне, йортларның сыйфатын тикшерүне тәмамлап килә”, -ди Илдар Сибгатуллин.
Киләсе елга күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына килгәндә, узган видеоконференциядә ТР Президенты 25 ноябрьгә кадәр аны формалаштыру бурычын куйган иде. 29 муниципаль район расланган һәм килештерелгән программаларын тәкъдим иткән. Шуларның 20 се 2016 елга кадәрге чордагы программаны исәпкә алган тулы документ әзерләгән. Программалар муниципаль берәмлекләр, торак милекчеләре акчаларын исәпкә алып әзерләнгән. Президент Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, программаны Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондыннан финанслау әлегә ачык кала, кайбер кыенлыклар бар. Аның белән хезмәттәшлек формалары ачыкланып беткәч, соңрак ул өстәмә программа итеп кертелергә дә мөмкин, ди республика башлыгы.
Бүгенгә 2012 ел программасына 884 йорт кертелгән. Торак инспекциясе бу йортларның 628 ен тикшергән, тагын 128 йортта тикшерү эшләрен тәмамлыйсы бар. “Киләсе дүшәмбегә Федераль фонд акчаларын әлегә исәпкә алмыйча гына, алдан билгеләгән лимит буенча 2012 ел программасын формалаштыруны тәмамларга кирәк.”, -ди Илдар Сибгатуллин.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үз чыгышында йортларга 7 775 хисап приборы куелуын җиткерде. Бу, планның 96 проценты. Шуларның 6295 е коммерцияле хисапка алынган.
Видеокиңәшмәдә идарәче компанияләрнең ЭТИС системасында эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәлә дә каралды. Аннан аңлашылганча, киләсе елда торак йортлар белән идарә итүче барлык идарә компанияләре закон нигезендә үз-үзен көйләүче оешмаларда теркәлергә тиеш. Бу хактагы федераль закон РФ Дәүләт Думасына кертелгән һәм ул декабрь аенда кабул ителергә тиеш.
Илдар Сибгатуллин белдергәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 17 мең 60 күпфатирлы йорт 1200 дән артык идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләре идарәсендә. Шулардан 12 мең 562 йорт ЭТИСта веб-кабинетлар алган,актив файдаланучылар. Ләкин барлык идарәче компанияләр дә актив түгел, ди Сибгатуллин. Казан буенча да проблемалар бар. Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт заказы агентлыгына урыннарга чыгып бу мәсьәлә буенча махсус семинарлар уздыруны йөкләде.