Бүген Казанда “Алга, Татарстан!” форумы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Татарстан парламентының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина билгеләп үткәнчә, “бүгенге форум – мөһим вакыйга”. “Бүген биредә Татарстан Россиянең иң яхшы төбәкләре арасында булуын теләгән төрле яшьтәге кешеләр чыгыш ясаячак. Форумның исеме дә үзенчәлекле: ул “Алга, Татарстан!”, дип атала. Без Татарстанда тормыш сыйфаты яхшыруын, кешеләрнең бәхетле яшәвен, иртәгесе көнгә ышаныч булуын телибез. Форумның максаты да шуннан гыйбарәт”, - диде депутат.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бөтен республикадан җыелган иҗтимагый оешмалар вәкилләренә Татарстан үсеше алып барган эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, шушы хезмәт аркасында Татарстан һәм Россия социаль-икътисади үсеш кичерә.
Спикер бүгенге көндә Татарстанның конкурентлыкка сәләтле булуын тәэмин итүдәге бурычларны хәл итеп килүләрен, дөньяви икътисади кризис һәм узган җәйдәге корылыкның нәтиҗәләләре бетерелә баруын билгеләп үтте. Татарстанның промышленность потенциалы саклануын белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин уңай яктан телгә алып сөйләрлек гамәлләрнең шактый булуын белдереп: “Татарстандагы тотрыклы вәзгыять, милләтләр һәм диннәр арасындагы дустанә мөнәсәбәт – бу безнең төп байлыгыбыз”, - диде.
“Без зур сәяси вакыйгалар – сайлаулар алдында торабыз. Без Татарстандагы иң лаеклыларны алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаячакбыз”, - дип белдерде спикер, сайлаучыларның республика җитәкчелегенә ышаныч күрсәтүен һәм республикадагы башлангычларны хуплавын сорап. Ул шулай ук бу чакырылышта да амбициоз планнарны тормышка ашырырлык РФ Дәүләт Думасын оештыру зарурлыгын билгеләп үтте. Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына мөмкин кадәр күбрәк депутат сайлау зарурлыгын белдерде.