Фәрит Мөхәммәтшин: “Авыл халкын саклап калу зур әһәмияткә ия”

23.11.2011

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Алекссевски муниципаль районында булды. Биредә ул авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде.
Бу чарада шулай ук республика Хөкүмәтенең тармак структуралары җитәкчеләре, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, муниципалитет вәкилләре, якындагы муниципаль районның кулланучылар жәмгыяте рәисләре катнашты.
Татарстан парламенты җитәкчесе киңәшмә башланганчы төрле объектларда булды. Кунаклар Муллино авылында Людмила Панкратованың гаилә фермасын карады. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 24 сыер, 100 баш сарык, 50 баш бозау бар. Агымдагы елда крестьян-фермерлык хуҗалыгы 810 центнер сөт җитештергән, 270е сатылган, 43 центнер итнең 15е сатылган.
14 бала тәрбияләүче Людмила Панкратова гаилә фермасын узе генә алып бара, ире фаҗигале төстә вафат булган. “Шәһәрдә яшәгәндә үк гаилә фермасы оештырырга ниятләгән идем. ТР җитәкчелеге шәхси хуҗалыкны һәм фермерлык хуҗалыгын үстерүдә ярдәм итте”, - дип билгеләп үтте ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Биләр авылында хәзерләү пунктын караганнан соң киңәшмәнең пленар өлеше башланды.
Алексеевски районында кече хуҗалыкларны үстерүдә ярдәм итү турындагы доклад белән район башлыгы Владимир Козонков чыгыш ясады. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп доклад белән чыгыш ясады.
Ул быел агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләренә тукталды. Тулай ашлык күләме 5,1 млн. тонна тәшкил иткән, шикәр чөгендере – 2 млн. тонна, 1,5 млн. тонна бәрәңге, 300 мең тонна тирәсе яшелчә. Җитештерелгән сөт күләме узган ел дәрәҗәсендә - 1 млн. 934 тонна.
“Әмма бу уңышлар белән без баемадык. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең финанс хәле катлаулы кала. Аларның бурычлары еллык табышларыннан 3 тапкыр артып китә. Агымдагы елда авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре 20 процентка төште. Безнең чыгымнар миллиардлар тәшкил итә. Кызганычка каршы, аграр бизнес өлкәсендә шундый хәлләр. Әмма теләсә нинди шартларда да без икмәк һәм терлек үстерергә тиеш”, - дип ассызыклады министр.
Марат Әхмәтов республикада азык-төлек җитештерүдә кече предприятиеләр дә сизелерлек өлеш кертә дип билгеләп үтте.
“Республика Президенты 2016 елда тулай эчке продукт күләмен икеләтә арттырып, 2 трлн. сумга җиткерү бурычын куйган иде. Безгә кече секторны да исәпкә алып, авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен ике тапкыр арттыру зарур. Шуңа күрә һәркем, бигрәк тә залда утыручылар аны башкаруда катнашырга тиеш. Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларны, фермерлык хуҗалыкларын, башка авыл хуҗалыгы эшмәкәрлеген, терлекчелекне ныклы үстерүгә шартлар тудырылган, - диде вице-премьер.
Кызганычка каршы, бу чаралар авылларда терлек санын арттырырга мөмкинлек бирми, дип ассызыклады Марат Әхмәтов. “Күрәсең, авылларда яшәү фәлсәфәсе үзгәрә. Кайберәүләр терлек асрауның файдасын күрми”, - диде докладчы.
Вице-премьер шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү формаларын искәртеп, авыл җирлекләре башлыкларын кече хуҗалыкларны үстерү эшен активлаштырырга чакырды: “Һәр авыл буенча көндәлек аңлату эшләре алып бару зарур”.
Ул шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кабул итәргә планлаштырган чаралар хакында белдерде. Шулай итеп, Министрлык шәхси хуҗалыклар өчен 1 литр сөткә 2 сум дотация бирү турындагы тәкъдим кертәчәк. Авылда яшь белгечләргә дә ярдәм итәргә вәгъдә итәләр.
Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәгә нәтиҗә ясап, кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелергә тиеш дип билгеләп үтте. Муниципалитетлардан башка бу эшне системалы рәвештә башкару мөмкин түгел.
Ул җирле үзидарә башлыкларын көн саен халык проблемалары белән шөгыльләнергә, шәхси хуҗалыкларны һәм кооперативларны үстерүдә катнашырга чакырды.
“Авыл халкын саклап калу зур әһәмияткә ия. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклау – авыл тормышын юкка чыгармау. Бүген ерак авылларда гына татар, рус, чуаш, мари, күпмилләтле республиканың төрле милләт вәкилләре гореф-гадәтләре, теле, рухи кыйммәтләре саклана”, - дип ассызыклады Татарстан парламенты башлыгы.
Юллар төзелә, мәктәпләр ремонтлана, балалар бакчалары ачыла. Татарстан Президенты ярты ел дәвамында җирлек башлыклары ноутбуклар белән тәэмин ителәчәк дип вәгъдә итте. “Гомумән алганда, кече хуҗалыкларны үстерү буенча зур эшләр алып бара. Программалар гамәлгә куела, финанслау эше бара. Шулай булгач без тиешле нәтиҗәләр таләп итә алабыз”, - диде Дәүләт Советы Рәисе журналистларга биргән әңгәмәсендә.
“Авылда яшәүчеләргә карата мөнәсәбәтләрне үзгәртеп, аларга файда китерү зарур”, - дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.