Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты

22.11.2011

Бүген Чаллыда тантаналы шартларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачылу Автәшәһәрдә шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында төп вакыйга булды.

Һәйкәл ачылышына шагыйрь иҗатын яратучылар, шәһәр кунаклары җыелды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Автошәһәр мэры Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, язучы, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов, ТР Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм башкалар катнашты.

Илдар Халиков Чаллыда әлеге һәйкәлне төзүдә зур инициатива күрсәткән Автошәһәр мэры Васил Шәйхразиевка һәм шәһәр халкына чын күңелдән рәхмәт белдерде. “Габдулла Тукай кыска гына гомерендә халык хәтерендә мәңге сакланачак әсәрләр иҗат итеп калдырды. Ул кешеләр яши һәм иҗат итә торган җирне ничек яратырга икәнлеген күрсәтте”, - дип ассызыклады ул.

Чаллы мэры Васил Шәйхразиев һәйкәл куюда ярдәм күрсәткән, татар шагыйренең мирасын мәңгеләштерүне изге эш дип санаган һәммә кешегә ихлас рәхмәтләрен ирештерде. “Бүген Чаллыда зур бәйрәм – без татар халкының бөек улы Габдулла Тукайга һәйкәл ачабыз. Мин әлеге урын Чаллыда яшәүчеләрнең яраткан урынына әверелер, биредә Тукай һәм Пушкинның шигырьләрен укырлар дип ышанам”, - диде ул.

Разил Вәлиев, Чаллы халкын әлеге мөһим вакыйга белән котлап, Тукай һәм аның иҗатының халкыбзының гаять зур байлыгы булуын билгеләп үтте.
Чаллы мэры Автошәһәр халкына әлеге проектның авторы, танылган сынчы Владимир Демченконы тәкъдим итте. Һәйкәлдәге япманы алганнан соң, кунаклар һәм шәһәрдә яшәүчеләр аңа кызыл канәферләр салды.

Һәйкәл бик кыска вакыт эчендә торгызыла. Бакча һәм һәйкәлнең презентациясе быелның августында уза. Бүген исә бакчаның беренче өлеше – Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Бакчаның икенче өлешен төзү эшләрен 2012 елның апрелендә тәмамлау күздә тотыла.

Сынчының сүзләренә караганда, ул үз алдына шагыйрьнең ялгызын гына түгел, ә аны Су анасы, Кисекбаш, Сак-Сок кебек әдәби геройлар чолганышында бирүне максат итеп куйган.

Искәртеп узабыз, сынчы Владимир Демченко тарафыннан Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакый, Сибгат Хәким кебек татар мәдәнияте, мәгариф һәм фән эшлеклеләре образларының тулы бер галереясы тудырылган.


Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты матбугат хезмәте