Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Питрәч районында ветераннарны өй туйлары белән котлады

22.11.2011

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Питрәч районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын өй туйлары белән котлады. Бүген Татарстан парламенты башлыгы Питрәч муниципаль районына сәфәр кылды.

Бүген 29 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ятимнәрне торак белән тәэмин итү программасы буенча фатир алган бер яшь белгеч яңа фатирларга күченде. Районда барлыгы 157 сугыш ветераны үзләренең торак шартларын яхшыртты.

Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, ветераннарга фатир ачкычларын инде күптән тапшырырга кирәк иде, әмма дәүләтнең Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм фронтовикларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бары тик соңгы елларда гына барлыкка килде. Әлеге мәсьәлә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә хәл ителә башлады. Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту программасы буенча инде шактый торак төзелгән, әлеге программаны гамәлгә ашыру дәвам итә. Парламент башлыгы ветераннарны чын күңелдән бәйрәм белән котлады. “Бу көн сезгә бары тик бәхет алып килсен”, - дигән теләкләрен җиткерде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Шуннан соң ТР парламенты башлыгы Мәрфуга Фәйзрахманова өендә булып, аны яңа фатир алуы белән котлады. Үз чиратында, М.Фәйзрахманова уңайлы фатирда яшәү мөмкинлеген биргән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Бүген Питрәч районында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә авылда яшәүчеләрнең эш активын күтәрү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семнар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмә башланганчы, Татарстан парламенты җитәкчесе гаилә фермаларын һәм шәхси хуҗалыкларны карады. Беренче объект буларак, Олы Бутырка авылындагы гаилә фермасында булды. Яшь гаилә – Алмаз белән Фәйрүзә Фәсхетдиновлар ике ел элек Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт программасында катнашып ферма оештырган. Элек дуңгызчылык белән шөгыльләнгәннәр, быел мөгезле эре терлек үрчетәләр. Хәзер аларның 35 баш сыеры бар, якын арада тыган 15 не сатып алырга ниятлиләр. Алмаз Казан аграр университетын тәмамлаган, ә Фәйрүзә Ветеринария институтында укыган. Фәсхетдиновлар гаиләсе чыгымнарны 2-3 елда кайтарырга ниятли.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе “Ак Барс” Кошчылык комплексында булды. “Ак Барс холдинг”ның ике предприятиесе – “Ак Барс – Питрәч” һәм “Ак Барс” Кошчылык комплексы 2013 елда бер елда 53,3 мең тонна кош ите җитештерергә ниятли.

Фәрит Мөхәммәтшин объектларда һәм шәхси хуҗалыклар күргәзмәсендә булгач Питрәч районы администрациясе каршында авылда яшәүчеләрнең эш активын күтәрү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семнар-киңәшмәсенең пленар өлешен үткәрде.
Бу чарада республика Хөкүмәтенең тармак структуралары җитәкчеләре, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, муниципалитет вәкилләре, 17 муниципаль районның кулланучылар жәмгыяте рәисләре катнашты.

Марат Әхмәтов үз чыгышында быел Татарстанда агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре турында сөйләде. “2010 елның коры җәеннән соң терлекләрне кышлатып чыгу кыенга туры килү сәбәпле, күрсәткечләргә йогынтысы булды. Ә быелгы елны уңышлы дип саныйбыз”, - дип билгеләп үтте ул.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклау – авыл тормышын, телне, мәдәниятне, традицияләрне саклау, дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Шуңа күрә кече хуҗалыкларга ярдәм итү эшләрен әһәмияткә ия дип билгеләп үтте. Министр фикеренчә, авылларга ярдәм итү – социаль-сәяси бурыч. Моның белән бәйле рәвештә, бүгенге көндә һәр дүртенче республикалы авылда яши. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын диярлек җитештерә.
“Хәзер авыл кешесенең яшәү мәгънәсе үзгәрүе күзәтелә. Кайбер кешеләр барлык продуктны да кибеттән алып була, нигә терлек асрарга дип уйлый. Бөтенләй эшләргә теләмәүче категория кешеләре дә бар. Безгә авылда эшлекле һәм мораль климатны үзгәртү зарур”, - дип белдерде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәгә нәтиҗә ясады. Ул республика җитәкчелеге шәхси хуҗалыкларны үстерү эшен җирлек җитәкчеләре аша дәвам итәргә ниятли дип ассызыклады. “Халык белән шөгыльләнергә, оештырырга, инициативаларын хупларга кирәк”, - дип чакырды бирегә җыелучыларны Фәрит Мөхәммәтшин. Шулай ук республика парламенты җитәкчесе күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр съездында авылда яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким булырга тиеш түгел дип белдерүен искәртте. Юллар төзелә, мәктәпләр ремонтлана, балалар бакчалары ачыла. Татарстан Президенты ярты ел дәвамында җирлек башлыклары ноутбуклар белән тәэмин ителәчәк дип вәгъдә итте. “Димәк, сезгә ярдәм күрсәтелә, вәкаләтләр бирелә икән, тиешле эш нәтиҗәләре дә соралачак”, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Әгәр узган ел корылык булмаса, авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре күпкә яхшырак булыр иде. Әлбәттә, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү программасы корылык нәтиҗәләрен киметергә булышты, диде Дәүләт Советы Рәисе журналистларга биргән әңгәмәсендә.
Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Питрәч районына эш сәфәре кысаларында район активы белән очрашты.
Чараларда шулай ук ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин катнашты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы