ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына эш сәфәре күңелле вакыйгадан башланды. Парламент җитәкчесе Буа районында тузган торактан гражданнарны күчерү программасы буенча төзелгән 2 йортны карады. Фатирларның бер өлешен Бөек Ватан сугышы ветераннарына тапшырганнар. Биредә барлыгы тузган торак хуҗаларына 100 гә якын фатир тапшыру ниятләнә, 10 гаилә яңа фатир ачкычлары алган инде.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният йортында Буа районы активы белән очрашты. Очрашуда муниципалитет башлыгы Рафаэль Әбүзәров, Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин һәм Дәүләт Думасы депутаты Рәшит Шәйхетдинов катнашты.
“Соңгы елларда Буа районында күп эшләр башкарылды, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, - яңа торак йортлар төзелә, капиталь ремонт эшләре бара, балалар бакчалары ачыла. Соңгы вакытта республикада мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын җитмәү проблемасы туды. Туучылар саны арту сәбәпле, яңа урыннарга ихтыяҗ туды. Быел “Бәләкәч” программасы буенча 3 млрд. сум бүлеп бирелгән. Киләсе елда балалар бакчаларында урын җитәрлек булачак”.
Республика парламенты җитәкчесе республиканың уңышлары һәм социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. “Иң мөһиме – Татарстанның көндәшлелеккә сәләтлелек мәсьәләләре хәл итүгә ирешәбез, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Район активы белән очрашуда төзелеш тармагы үсешенә зур игътибар бирелде. Буалылар өчен бу актуаль мәсьәлә, биредә торак мәсьәләсе актив хәл ителү куандыра.
Муниципаль районнарда юл төзелеше буенча сораулар күп бирелә. Чыннан да муниципаль һәм авыллар арасындагы юллар начар хәлдә. “Федераль үзәктән финанслау булмаса, без бу мәсьәләдә артта калыр идек, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Хәзер субъектларга вәкаләт биреп, төбәк юл фондларын торгызу турында карар кабул ителде. Финанслау буенча федераль программа әзерләнә, 5 елда юлларны торгызырбыз дип ышанам”.
Көннең икенче яртысында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч муниципаль районына китте, анда капиталь ремонттан соң ачыла торган үзәк хастаханәне карады, “Олимп” спорт комплексында булды, шулай ук район активы белән аралашты.
Парламент җитәкчесе беренче объект буларак, районың үзәк хастаханәсендә булды. Быел республика бюджеты исәбенә бала тудыру йортын ремонтлаганнар, хәзерге вакытта инфекция бүлеген тәртипкә китерәләр. Кайбычта яшәүчеләр һәм районның 56 авылы өчен бу күптән көтелгән вакыйга.
“Әлбәттә, капиталь ремонт яхшы, - дип белдерде хастаханәнең баш табибы Газимагомед Магомедов, - әмма безгә хирург, терапевт, рентгенолог белгечләре, күз табиблары җитми, ике педиатр да пенсия яшендә дип борчылуын белдерде. Җиһазларның 70-80 проценты тузган”. Парламент җитәкчесе медицина хезмәткәрләреннән районда нигә табиблар җитмәве белән кызыксынды. Сәбәп – торак мәсьәләсе. Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгына бу мәсьәләне хәл итү юлларын уйларга тәкъдим итте. “Табиблар өчен ким дигәндә ике фатирлы 2 йорт төзергә кирәк”, - дип ассызыклады ул. Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе республика сәламәтлек саклау министры белән хастаханәдә медицина җиһазлары җитмәү проблемасы буенча фикер алышырга вәгъдә итте.
Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин хакимият бинасында узган район активы белән очрашуда белдерде. Очрашуда Дәүләт Советы депутаты Наил Вәлиев һәм Роберт Миңнегалиев, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Ринат Хәйров катнашты.
“Мин сезнең беренче Сабантуегызда булдым, ул вакытта Кайбыч районы оешкан гына иде. Хәзерге вакытта район нык үзгәрде. Сездә эре сәнәгать предприятиеләре булмаса да, Кайбыч районы авыл хуҗалыгы исәбенә уңышлы үсеш ала. Биредә хезмәт сөючән халык яши”.
“Сәяси вәзгыять гади түгел, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин сайлау алды чоры хакында, - шуңа күрә планлаштырылган эшләр гамәлгә ашырылсын өчен барыннан да элек, тотрыклылык кирәк. Агымдагы елның 4 декабрендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары уза. Безгә уйлап эш итә, дәүләт хакимиятенең барлык органнары белән конструктив элемтәдә тора торган Дума сайлау зарур. Әлбәттә, Россия парламенты түбән палатасында Татарстан депутатлары вәкиллеген сакларга кирәк. Алар кимендә 14 булырга тиеш.