Рөстәм Миңнеханов реконструкцияләнгән Гаилә планлаштыру һәм репродукция үзәгендә булды

21.11.2011

Россия Федерациясендә беренче тапкыр медицина тармагында дәүләт-шәхси партнерлык җимеше – “Сәламәтлек саклау өлкәсендә концессия” проекты гамәлгә ашырылды. Бүген аның белән танышу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Гаилә планлаштыру һәм репродукция үзәгенә килде. Реконструкцияләнгән үзәк белән танышу чарасында шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, “АВА-Петер” ҖЧҖ генераль директоры Глеб Михайлик катнашты.

Биредә республика Президентына һәм башка дәрәҗәле кунакларга концессия килешүе проекты тәкъдир ителде. Проект белән 20 ел дәверендә үзәк белән җитәкчелек итүче ТР атказанган табибы Фирая Сабирова таныштырды.

Беренче чиратта, үзәк бинасының эчке кыяфәтенең җир белән күк арасындагы аерма нисбәтендә үзгәреш кичерүен ассызыклау урынлы булыр, чөнки моңарчы Гаилә планлаштыру һәм репродукция үзәге бик мөшкел шартларда эшләгән: вентиляциядән, кайнар судан мәхрүм булганнар, канализация системасы аварияле халәттә булган. “Җиһазлар да шулкадәр искергән иде, моңа бәйле рәвештә бюджеттан яңартылуга акча каралмаганлыктан, дәүләт-шәхси партнерлык системасы нигезендә безгә инвестор ярдәм кулы сузды – “АВА-Петер” Россия-фин компаниясе ярдәмгә килде. Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрнең дә елдан-ел артуын исәпкә алганда, үзәкне төзекләндерү проблемасы кискен тора иде, шуңа күрә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы проблеманы менә шул рәвешле хәл итүне кулай күрде”, - дип сөйләде Фирая Сабирова.

Дөрес, бу килешү нигезендә эшкә тотынганда авырлыклар да шактый булган, чөнки сәламәтлек саклау өлкәсендә бу беренче тәҗрибә, төрле министрлыклар белән фикер алышулар күп булган, нәтиҗәдә, концессионерга конкурс игълан ителгән. “Концессионерга таләпләр бик кырыс булды: безгә акчасы булган инвестор гына түгел, ә безнең проблемаларны, эшчәнлекнең юнәлешен анык аңлаган, репродуктив технологияләр өлкәсендә тәҗрибәсе булган, федераль лицензиягә ия булган, бюджетта тәҗрибәсе булган инвестор кирәк иде. Шул рәвешле, “АВА-Петер” компаниясе җиңүче дип табылды”, - дип билгеләп узды Фирая Сабирова.

2011 елның 15 нче мартында бинаның милекчесе ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “АВА-Петер” ширкәте арасында 10 елга килешү имзалана.

Фирая Сабирова Рөстәм Миңнехановка һәм башка рәсми затларга ассызыклап узганча, “АВА-Петер” компаниясе 15 елдан артык бу юнәлештә югары сыйфатлы эшчәнлек алып бара һәм зур күрсәткечләргә ирешкән. Күрсәтелүче хезмәтләрнең 46 процент өлеше йөклелек белән тәмамлана, клиника ярдәме белән елына 3 меңнән артык бала якты дөньяга килә. Гаилә планлаштыру һәм репродукция үзәге куәтлелегенә килгәндә, моңарчы ЭКО лабораториясе эшчәнлеге күләмнәре елына 600 циклны тәшкил иткән булса, хәзер ул 1200 гә кадәр үскән. Бүгенге көндә инвестор тарафыннан 50 миллион сум күләмендә инвестицияләр кертелгән.

Дүрт ай эчендә – майдан алып августка кадәр бинаны тышкы һәм эчке яктан ремонтлау, эш бүлмәләрен, ЭКО лабораториясен иң соңгы җайланмалар белән җиһазландыру тормышка ашырылган. Реконструкция чорында бина ябылмаган, башта бинаның бер яртысы тергезелгән, аннары икенче яртысында төзекләндерү эшләре башкарылган.

Фирая Сабирова кунакларга тәкъдир итү барышында хәбәр иткәнчә, үзәктә күрсәтелүче хезмәтләргә чиратта бүгенге көндә 2500 дән артык гаилә пары теркәлгән.

Иң элек бераз тарихка күз салыйк. Үзәк 1991 елда “Язылышу һәм гаилә” консультациясе базасында оеша һәм шуннан бирле уңышлы эшчәнлек алып бара. 1995 елдан ул Республика клиник хастаханәсе бүлекчәсе булып саналган. Нәкъ менә шул вакыттан башлап, Татарстанда белгечләр тәүге тапкыр ир-ат һәм хатын-кызлар арасында бала тудыруга сәләтсезлек, йөклелекне күтәрә алмау, репродуктив сәламәтлекне саклау проблемаларына җитди тотына. 2002 елдан башлап, биредә экстракорпораль орлыкландыру тормышка ашырыла башлаган. ЭКО беренче программасы 2002 елның 18 нче гыйнварында үткәрелә. Программа буенча беренче кызчык 2002 елның 18 нче октябрендә якты дөньяга аваз сала. 2004 елда үзәктә экстракорпораль орлыкландыруга караучы тагын бер ысул – ИКСИ (сперматозоидны күкәй күзәнәгенә инъекцияләү) үзләштерелгән. Бу дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм иткән, иң мөһиме, бала тудыруга сәләтсезлекнең кискен формасыннан интегүче ир-атларга генетик яктан газиз балага ия булу мөмкинлеген биргән.

Әйтергә кирәк, үзәкнең даны еракларга таралган. Ел саен бирегә республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, ә Ульяновски өлкәсе, Башкортостан, Удмуртия һәм башка төбәкләрдән 1500 дән артык гаилә пары мөрәҗәгать итә.

2008 елдан башлап, Гаилә планлаштыру һәм репродукция үзәге “экстракорпораль орлыкландыру” төре буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт заказын үтәгән. 2008-2010 елларда федераль һәм республика бюджетлары финанс чаралары хисабына 650 гаилә пары дәваланган.

Бүген бирегә үзәк ярдәме белән бала бәхетен татыган гаиләләр дә чакырылган иде. Алар арасында өч игезәк – 3,5 яшьлек Булат, Ралина һәм Мәдинәнең әти-әнисе – Гыйматдиновлар гаиләсе дә бар иде.

Концессия киң таралган дәүләт-шәхси партнерлык проектлары, дәүләткә шәхси партнерның финанс чараларын җәлеп итеп, аларның эшчәнлеген контрольдә тотуны рөхсәт итеп кенә калмый, ә гражданнарның бушлай медицина ярдәменә хокук гарантияләрен дә саклый.

Үзәк белән танышкач, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин “Шатлык стенасы”нда уңышлар теләп, истәлеккә имзаларын калдырды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы