Татарстан Президенты дәүләт хезмәт күрсәтүләре өлкәсендә Дагыстан тәҗрибәсе белән танышты

05.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махачкалага эш сәфәре кысаларында Дагыстандагы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр буенча иң эре күп функцияле үзәктә булды. Татарстан Республикасы Президентын Дагыстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев озата йөрде. 

Бүгенгә Дагыстанда 57 КФҮ һәм 435 территориаль аерымланган бүлекчә эшли. «Бер тәрәзә» принцибы буенча халыкның 98%ына хезмәт күрсәтелергә мөмкин.  Аларда 390нан артык хезмәт күрсәтелә.   

Рөстәм Миңнехановны баш үзәк эше белән таныштырдылар, төп бүлекләр эшчәнлеге турында сөйләделәр. КФҮ вәкилләре хәбәр иткәнчә, учреждениедә KPI нигезендә хезмәткәрләргә хезмәт өчен түләү буенча илдә беренче мәртәбә автоматлаштырылган система гамәлгә кертелгән.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм бүлегендә Татарстан Республикасы делегациясенә КФҮтә эшкуарларга 170 төрле хезмәт күрсәтергә әзер булулары  турында сөйләделәр.   

Рөстәм Миңнеханов документларны экспресс-бирү пунктын карап чыкты, анда гариза бирүчеләр, автомобильләреннән чыкмыйча гына, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алырга мөмкин.

Татарстан Президенты КФҮ эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештыруны билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Дагыстан белгечләре берничә яңа нәтиҗәле чараны гамәлгә керткәннәр, боларга Татарстан да ихтыяҗ бар. Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәт күрсәтүләре өлкәсендә тәҗрибә алмашу өчен Татарстан делегациясенең Махачкалага аерым эш сәфәрен оештырырга кушты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.