Рөстәм Миңнеханов Kohler компаниясе вәкилләре белән очрашты

03.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Kohler (АКШ) компаниясе вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты. 

Искәртик, Kohler компаниясенә 1873 елда нигез салынган һәм дөньяда сантехника җитештерүчеләрнең беренче унлыгына керә. Очрашуда яклар "Алабуга" МИЗ территориясендә ванналар һәм кухнялар өчен сантехника производствосын ачу мөмкинлеге турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан компаниягә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, Татарстанның төрле чит ил компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. 

Без төбәккә АКШ капиталын җәлеп итү яклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә шат булабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина