Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Архангельск өлкәсе Губернаторы Игорь Орлов белән очрашты. Очрашу Архангельск өлкәсе Хөкүмәте йортында узды. Республика делегациясе Архангельскта «Нур Ислам» тарихи мәчетен ачуга багышланган рәсми тантаналарда катнашырга килде. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, «А.М.Горький ис.Зеленодольск суднолар төзү заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов.
Татарстан Республикасы Президентын сәламләп, Архангельск өлкәсе башлыгы ассызыклаганча, төбәкләр арасында яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре урнашкан.
"Үткән ел без «Казан» су асты көймәсен эллингтан чыгардык, ел саен Архангельскта «Сабантуй» татар халык бәйрәме уздырыла, ә бүген төбәк һәм ислам тарихына кереп калачак уникаль вакыйга булачак. Иң төньякта урнашкан мәчет тарихи урынында торгызылды", – диде Игорь Орлов.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Архангельск өлкәсе Губернаторына төбәктә милләтара һәм диниара татулык булдырган өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты республикада мәчетләр һәм храмнар төзү һәм торгызу турында сөйләде, шул исәптән Казан Мәрьям-ана иконасы соборын.
Бүген Архангельск өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында транспорт, агросәнәгать комплексы һәм сәүдә, яшьләр сәясәте, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек уңышлы үсә.
"Безнең сәүдә-икътисадый мәсьәләләребез үсә, төбәкләр арасында сәүдә әйләнеше дүрт миллиард сум тәшкил итә, әмма резервлар зур әле. Киләчәктә башка юнәлешләрдә дә эшләргә кирәк. Безнең яктан – суднолар төзелеше, КАМАЗлар, нефть химиясе һәм азык-төлек продукциясе, сездән – целлюлоза, картон, урман һәм балык продукциясе. Сезнең төбәкнең потенциалы гаять зур, һәм хезмәттәшлек үсеше өчен мөмкинлекләр бар", – диде Рөстәм Миңнеханов.