Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсенә килде

03.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск шәһәренә кыска вакытлы эш сәфәре кыла. Шәһәр аэропортында аны Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов каршы алды. 

Визитның төп максаты - Архангельск шәһәрендә "Нур Ислам" мәчетен ачу тантанасында катнашу. Чарада катнашу максатыннан Архангельскка Россия мөселманнары мөфтие шәех Равил Гайнетдин да килде. Тантанада шулай ук татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре дә катнашачак. Равил Гайнетдин мәчеттә беренче гыйбадәтне кылачак. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.