Татарстан районнарында авыл клубларын төзү яңадан башланачак
19.11.2011
Республиканың авыл хуҗалыгы районнарында яңа мәдәният йортлары төзеләчәк. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәй муниципаль районында эшлекле сәфәр барышында белдерде.
Парламент башлыгының Зәй төбәгендә очрашулары балалар музыка мәктәбен караудан башланды. Киләсе айда әлеге уку йорты үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк. Мәктәпнең тарихы иске барак бинасыннан башлана. Бүген ул матур бинада урнашкан. Юбилей алдыннан аны «Татнефть» ААҖ һәм энергетиклар ярдәмендә бик матур итеп төзекләндергәннәр. Әлеге мәктәптә укучылар Дәүләт Советы Рәисенә җырлау, төрле уен коралларныда уйнау буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Актлар залында кунаклар өчен Елена Коклина җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры тарафыннан башкарылган әһаңле көйләр яңгырады. Әлеге мәктәпнең тагын бер үзенчәлеге – монда укучы өч йөз баланың һәрберсе нинди дә булса иҗат коллективында шөгыльләнә.
“Баласы музыка мәктәбенә йөргән ата-аналар – бәхетле кешеләр, - диде Фәрит Мөхәмәшин музыка мәктәбе укытучылары һәм районның мәдәният хезмәткәрләре белән очрашканда. – Аларның һәммәсе музыкант булып бетмәс, әмма Бетховенны Бахтан аера белер, тормышка карашы башкача булыр. 21 нче гасырда үскән балалар өчен бу аеруча мөһим”.
Үз чыгышында парламент башлыгы республиканың мәгариф өлкәсендә “Киләчәк” стратегиясен тормышка ашыру нисбәтеннән алып барылган төп юнәлешләрне бәян итте. “Безгә Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасында яңгыраган, ТР ның Социаль-үсеш программасына кертелгән бурычларны тормышка ашыру өчен яңа карашлы булдыклы кешеләр кирәк” - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. “Мәдәниятебезне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру – безнең уртак бурычыбыз!” – дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.
Эшлекле сәфәр район активы белән очрашуда дәвам итте. Дәүләт Советы Рәисе район халкына социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү максатын куйды. Авыл халкының активлыгын арттыру, авылларда шәхси хуҗалыкларны киңәйтү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк белән регионнар һәм муниципалитетлар арасында бюджетара мөнәсәбәтләрдә РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән яңа алымнар эшләнүнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Халыкка иң якын хакимият - муниципаль хакимият, шуңа күрә вәкаләтләр финанслар белән бергә бирелергә тиеш, - диде ул. – Иң яхшысы - халыкка үзе өчен беренче чиратта нәрсә мөһим икәнлеген билгеләү мөмкинлеген тудыру”.
Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева үзләренең яңа елга нинди нәтиҗәләр белән килүләре хакында сөйләде. Зәй ГРЭСы продукция чыгаруны 10 процентка арттырган, 9 ай нәтиҗәләре буенча районның авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продуктларны сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән 778 млн. сумлык акча эшләгән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 43 процентка артыграк.
ММЧ вәкилләре белән аралашканда Фәрит Мөхәммәтшин авылларда клублар төзү буенча республика программасы әзерләнүен, шуның кысаларында кайбер авыл хуҗалыгы районнарында 3-4 яңа мәдәният йорты төзеләчәген белдерде. “Без авыл зыялыларына эшләү һәм иҗат итү өчен шартлар тудырыга тиешбез, - диде ул ассызыклап.
Парламент башлыгын эшлекле сәфәр барышында ТР Премьер-министры урынбасары – Энергетика министры Илшат Фәрдиев, Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, «Ак Барс» Банк ААҖ Идарәсе рәисе, Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнегалиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Руслан Мөхәммәдшин, Җәмәгатьчелек һәм ММЧ чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге