ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 601,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

02.02.2018

2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 35 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 33 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган иңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлКемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2 февральгә республикада 601,8 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган (планның 25%ы), бу үткән елның шушы чорына карата 177,2 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча статистика органнарына гомуми мәйданы 71,6 мең кв.м. булган 1291 фатирлы 18 йорт буенча хисап тапшырган. 262 төзелүче объекттан 140 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 52 объект, 70 объектта эшләр күп әле.

Аренда торагы программасы кысаларында 2018 елда Иннополис шәһәрендә гомуми мәйданы 33,9 мең кв.м. булган 730 фатирлы 6 йорт төзү карала. Өч йорт буенча тимер-бетон җайланмалар монтажлана, түбә ябу эшләре бара, кирпечтән диварлар торгызыла, тагын өчесендә фундамент корыла.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген 18 ветеранга 7 йорт төзелә. Шулардан 5 объект әзер диярлек, 2 объект – уртача әзерлектә (Казан - 1, Әлмәт районы -1).

2018 елда ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак хокукын гамәлгә ашыру программалары кысаларында 297 ятим балага яллау шартнамәләре буенча торак бирү каралган.  

2018 елга аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү максатларында 164 гаиләнең торак шартын яхшырту ниятләнә. Шул исәптән – 45 күп балалы гаилә, 67 яшь гаилә.  

Инвестиция торагы төзү программасы кысаларында 2018 елда 120 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган, бүгенгә 35 объект файдалануга тапшырылган. 85 объект буенча: 22се әзер диярлек, 39ы – уртача әзерлектә һәм 24ендә эшләр күп әле.

Аз катлы төзелештә республикада планның 8 мең 370 йортыннан 1 мең 349 объект эксплуатациягә тапшырылган.

Авыл клубларын төзү программасы буенча 2 февральгә 28 объектның 13ендә эшләр оештырылган. 2 объектта әзерлек эшләре алып барыла, 8 объектта –фундамент корыла, 3 объектта – кирпеч диварлар торгызыла. 

Бүгенгә 13 ветеринария берләшмәсенә, 9 авыл хуҗалыгы идарәсенә, 34 амбулатор-поликлиника учреждениесенә һәм «Балтач ҮРС» ДСАУнең участок сырхауханәсенә капремонт эшләре оештырылган.

Шулай ук республика муниципаль берәмлекләрендә 2 башкарма комитет бинасы, 8 бассейн һәм 5 универсаль спорт залы төзелеп килә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.