ТР Президенты Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

19.11.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында Шамил Усманов урамындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Бу көнне Чаллыда яшәүчеләргә һәм кунакларга “Татпотребсоюз” катнашында республиканың 19 районы вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим итте. Ярминкәдә кош ите, балык, казылык эшләнмәләре, бал, халык кәсебе эшләнмәләре, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка продукцияләрнең киң ассортименты тәкъдим ителде.

Моннан тыш ярминкәдә Кукмара һәм Чаллы җитештерүчеләреннән киез итекләр тәкъдим ителде. 

3 декабрьдә каз һәм башка кош итләре сату буенча махсус ярминкә үткәрү ниятләнә. Чаллы халкы һәм кунаклар яңа ел табынына казлар сатып алып өлгерсен өчен мондый ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы