Татарстан Президенты Чаллыда балалар сәнгать мәктәбендә булды

19.11.2011

Бүген Татарстан Президенты Чаллыга эш сәфәре кысаларында “ДА-ДА” балалар сәнгать мәктәбендә булды.

Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев, мәктәп директоры, Россия Дизайнерлар берлеге әгъзасы Татьяна Хайман озатуында Россиядә иң яхшы дип саналган белем бирү методикасы белән танышты.

Бүген мәктәптә 6 яшьтән 17 яшькәчә 500дән артык балага 27 архитектор, дизайнер, рәссам белем бирә, аларның 72 проценттан артыгы Россия иҗат берлеге әгъзалары.

“ДА-ДА” сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хайман белдерүенчә, мәктәпнең 21 ел эшләве чорында 320 укучы архитектор, дизайнер, сәнгать белгече һөнәрләрен сайлаган һәм әйдәп баручы һөнәри вузларда белем алуларын дәвам итәләр.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы