Илдар Халиков: “Авыл хуҗалыгы ярминкәсе – сәүдә итү урыны гына түгел, ә бәйрәм дә”

19.11.2011

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә продукция сату теләсә нинди фермерга, теләсә нинди хуҗалыкка файда китерә торган схема табарга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тауарлары белән сәүдә итү ярминкәсендә булгач белдерде.
Илдар Халиков сәгать тугызынчыда ярминкәгә килеп, сәүдә нокталары буенча йөреп чыкты, кайбер сатучылар белән аралашты, продукцияләр сыйфатын бәяләде һәм бәяләргә күз салды. “Авыл хуҗалыгы ярминкәсе – сәүдә итү урыны гына түгел, ә бәйрәм дә”, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Илдар Халиков ярминкәне карагач, журналистларга биргән әңгәмәсендә Казан ярминкәләренә продукция китергән ТР авыл хуҗалыгы районнарына рәхмәт белдерде. “Көзге ярминкәләр үткәрү традициягә әйләнде, халык бирегә кирәкле продукцияләрне сатып алу өчен теләп йөри. Бу безнең пенсионерлар, казанлылар өчен зур ярдәм, чөнки продукцияне арзанрак бәядән алып була. Мондый ярминкәләр безнең башкаланың берничә ноктасында берьюлы уза”, - дип ассызыклады ул.
ТР Хөкүмәте җитәкчесе продукция бәяләре һәм сыйфаты белән канәгать калды. “Биредә йомырка кибеттәге бәяләргә караганда 20-30 процентка арзанрак. Шәһәрлеләргә тәкъдим ителә торган продукциянең яхшы сыйфатлы булуын күрәбез. Ярминкәләр авыл халкы, шәхси хуҗалыклар, фермерлык хуҗалыкларына үз продукцияләрен сату өчен яхшы мөмкинлек”, - дип билгеләп үтте ул.
Илдар Халиков Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 3 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк дип ышандырды. “Без ярминкәләрдә бүген, иртәгә һәм башка ял көннәрендә дә булачакбыз. Алар ярминкәдә сатыла торган продукциягә ихтыяҗ беткәнче дәвам итәчәк, - дип ассызыклады Премьер. – Әлегә ихтыяҗ арта гына. Ярминкәләрнең 1-2 атна гына узмавына халык ияләнгән, шуңа да казанлылар кирәкле продукцияләрне алырга ашыкмый. Мин мөмкинлектән файдаланып, шәһәрлеләрне кышка яшелчә һәм башка продуктлар запасы алып калырга чакырам. Чөнки авыл хезмәтчәннәре өчен ярминкләрдә катнашу җиңел эш түгел. Без аларга шәһәрлеләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле”.
Илдар Халиков ярминкәгә продукция китерүче авыл хезмәтчәннәренең транспорт чыгымнарын кайтару мөмкинлеге турындагы сорауга җавап биреп: “Теләсә нинди эшчәнлектәге кебек нәрсәдер табышлы, нәрсәдер чыгымлы. Бүген республика авыл хуҗалыгына күрсәтелә торган ярдәм, узган ел гына да 20 млрд. сум тәшкил иткән. Әгәр дә бу ярдәм булмаса, узган елгы корылыктан соң хуҗалыкларны саклап кала, мондый уңыш алып ярминкәләр үткәрә алмас идек. Транспорт чыгымнарын хәл итү юлларын эзләячәкбез. Безнең бурыч - авыл хуҗалыгы ярминкәсендә продукция сату теләсә нинди фермерга файда китерә торган схеманы табу”. Премьер сүзләренә караганда, хәзер Казанда илдә иң зур булган агропромпарк төзелә. “Мондый ярминкәләр – киләсе елда файдалануга тапшырылачак агропромпарк ачылуга әзерлек тә”, - дип белдерде Илдар Халиков.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 19 ноябрьдә көзге ярминкәләрдә Татарстан районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук “Татплодоовощпром” ЯАҖ,”Татпотребсоюз”, “ВАМИН Татарстан” ААҖ, “Юбилейное” ААҖ, “Майский” теплица комбинаты ҖЧҖ, “АгроИнвест” ЯАҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Марс” КФХ, “Лаеш кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖ , “Ак Барс” Холдинг компаниясе ААҖ һ.б. катнаша.
Казанның Чехов базарында ТР Нурлат һәм Саба районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукцияләрен арзанрак бәядән тәкъдим итте.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы