Фәрит Мөхәммәтшин: “Безгә республика юл челтәрен ныгытырга һәм үстерергә кирәк”

18.11.2011

Татарстанда муниципальара юллар төзелеше сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыгачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Минзәлә һәм Мөслим муниципаль районнарына эш сәфәрендә белдерде.
Парламент җитәкчесе Минзәләгә килүгә Мәдәният йортында район активы белән очрашты. Ул минзәләлеләр белән 15 февральдә очрашуларында төрле юнәлешләр буенча ныклы эш алып барырга килешүләрен искәртте. “Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам, барлык күрсәткечләр буенча да уңышлар бар, аерым алганда, икътисад, бюджетка акча кертү, торак һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзү буенча. Сез төрле юнәлешләрдә җитди эш алып барып, уңышлы хәл итү юлларын таптыгыз, шуңа күрә күрсәткечләр яхшы”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. ТР Дәүләт Советы Рәисе агымдагы елда Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.
“Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда юллар ул кадәр начар түгел, шулай да канәгатьләнерлек тә түгел, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. – Яхшы юллар икътисадның уңышлы үсеш алу факторы булып тора. Безгә республика юл челтәрен ныгытырга һәм үстерергә кирәк, федераль трассалар гына төзергә түгел, ә муниципальара юллар да кирәк”.
ТР Дәүләт Советы Рәисе 4 декабрьдәге сайлаулар турында сөйләгәндә минзәләлеләрне Россия парламентының түбән палатасына Татарстанның лаеклы вәкилләрен сайларга чакырды.
Парламент җитәкчесе Минзәлә районы башлыгы Рәсим Садыйков озатуында минераль су җитештерү заводында һәм туган якны өйрәнү музеенда булды.
Парламент җитәкчесе Мөслим районына сәфәрендә район башлыгы Ришат Хәбипов белән сугыш ветераннары һәм фронтовиклар өчен төзелгән 15 фатирлы торак йортны ачу тантанасында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин яңа фатир ачкычы алучыларны өй туе белән котлады һәм торак шартларын яхшырту федераль программа кысаларында гамәлгә куюлуын билгеләп үтте.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин авария хәлендәге һәм тузган торакта яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан төзелгән 12 фатирлы торак йортны ачуда катнашты, шулай ук мәдәният йортында район активы белән очрашты. Киләсе Дума сайлауларында Татарстанның лаеклы вәкилләрен яклап тавыш бирергә чакырды.
Мөслим районы Яңа Карамалы авылы халкы өчен Актаныш-Мөслим трассасын тоташтыра торган яңа юл ачу зур куаныч булды. Муниципальара юл федераль максатчан программа буенча төзелгән. Аны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм аны озатып йөрүче затлар катнашты.