Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Спас муниципаль районына эш сәфәрендә ике гаилә фермасында, универсаль спорт комплексында һәм балалар бакчасында булды.
Спас районының Ржавец авылында Юрковлар фермасында 30 кеше эшли, биредә сыер, сарык, дуңгыз, ат, казлар үрчетәләр. Фермер шулай ук игенчелек белән дә шөгыльләнә, хуҗалыгын киңәйтә.
Илдар Халиков терлекләр биналарында булды. Ул хуҗалык итү дәрәҗәсен, хезмәт җитештерүчәнлеген югары бәяләде. Бигрәк тә ТР Хөкүмәт җитәкчесе фермерның терлекчелек белән игенчелекне бергә алып барып, терлек азыгы әзерләү белән бәйле чыгымнарын киметә алуын билгеләп үтте.
Илдар Халиков Приволжское авылында Халиуллиннар гаилә фермасында булды. Фермер сыерлар өчен биналарны ике улы белән бергә үзе төзегән, ә сыерларны карарга хатыны ярдәм итә. Ферма хуҗалары гаилә фермаларына ярдәм итү программасы буенча бирелә торган 1 млн. сумның әлегә яртысын гына алулары турында белдерде. ТР Премьер-министры республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиленә кыска вакытта калган сумманың тоткарлану сәбәпләрен ачыкларга һәм калган акчаны бүлеп бирүне йөкләде.
Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Болгарда универсаль спорт комплексында булды. Балалар-яшүсмерләр спорт комплексында самбо, дзюдо, волейбол секцияләрендә 540 бала шөгыльләнә. Комплекс түләүле хезмәт тә күрсәтә. Илдар Халиков Спас районында туган танылган спортчылар мактау тактасын карады һәм спорт мәктәбенә йөрүчеләргә уңышлар теләде.
Быел Болгарда “Бәләкәч” программасы буенча 110 урынга исәпләнгән “Родничок” балалар бакчасы төзелгән, хәзер анда 85 бала йөри.
Илдар Халиков балалар бакчасында берничә төркемдә булды һәм төзелеш сыйфатын, җиһазлау дәрәҗәсен бәяләде. Аның фикеренә караганда, әлеге балалар бакчасы ауропа дәрәҗәсенә туры килә.
Илдар Халиков район мәдәният йортында Спас районы активы белән очрашты. Ул районда күп санлы социаль-икътисади проектлар гамәлгә ашырыла, Болгарда тарихи һәйкәлләрне торгызу программасына зур күләмдә акча сарыф ителә, дип билгеләп үтте. ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, мондый зур инвестицияләр республиканың үсеш алган сәнәгате булу нәтиҗәсендә белән бүлеп бирелгән. Нефть химиясе, машина төзелеше предприятиеләре кризисны җиңә алды һәм үсеш проектларын формалаштырды. Бер үк вакытта яңа предприятиеләр төзелә.
Икътисад үсеше социаль программаларны гамәлгә ашыруда нигез булып тора, дип белдерде Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Татарстанда башка төбәкләр көнләшерлек проектлар гамәлгә ашырылды, киләчәктә республиканы яңа программалар көтә..
Илдар Халиков Спас районының шәхси терлекчелек хуҗалыклары үсешендәге уңышларны билгеләп үтте ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, бу биредә яшәүчеләрнең хезмәтчән булуыннан тора. Район гаилә фермаларына ярдәм итү буенча республика программасына актив кушылган. Бу программа буенча Татарстанда барлыгы 250 гаилә фермасы төзелгән, киләчәктә аларның санын 1 меңгә кадәр җиткерү ниятләнә.
Очрашу ахырында Татарстан Премьер-министры район халкының сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, Илдар Халиков киләсе елда “Чиста су” республика программасы дәвам итәчәк һәм республика яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль программада катнашуын дәвам итәчәк.