Бүген Баулыда берьюлы ике социаль объект – “Бәләкәч” балалар бакчасы һәм ветераннар йорты ачылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районга эш сәфәре кысаларында өлкән һәм яшь буын вәкилләре шатлыгын уртаклашты.
240 урынга исәпләнгән “Бәләкәч” балалар бакчасы шул исемдәге республика программасы кысаларында төзелгән. Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, бу районда соңгы 25 елда төзелгән беренче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе. Әлеге объект 7 айда төзелеп беткән. Район башлыгы сүзләренә караганда, соңгы атнада объекны билгеләнгән срокта файдалануга тапшыру өчен балалар бакчасы мөдире һәм тәрбиячеләр төнгә кадәр диярлек эшләгән.
Фәрит Мөхәммәтшин тантанада ясаган чыгышында, республика җитәкчелеге мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзелеше һәм андагы чират проблемасын хәл итү өчен 3 млрд. сум бүлеп бирде дип искәртте. “Без район өчен мөһим вакыйгада катнашабыз, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе. – Заманча балалар бакчасы ачыла. Аны балалар мәктәпкә кергәнче укый-яза һәм тормыш турында уйлана белсен өчен тиешенчә җиһазлау мөһим”. Парламент җитәкчесе “Бәләкәч” балалар бакчасына интерактив компьютер комплексына сертификат бүләк итте. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.
Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе ветераннар һәм фронтовикларның тол хатыннары өчен төзелгән 30 фатирлы йортны ачу тантанасында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, ветераннарга яңа фатир ачкычларын күптән тапшырырга кирәк иде, кызганычка каршы, дәүләтнең Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм аларны тол хатыннарын торак белән тәэмин итү мөмкинлеге соңгы елларда гына пәйда булды. Бу мәсьәләне хәл итү турындагы карар Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү елында кабул ителде. Парламент җитәкчесе яңа фатир хуҗаларын өй туе белән котлады.
Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Мәдәният йортында район активы белән очрашты. Очрашу максаты - киләчәктә республиканы үстерү планнары хакында сөйләү. Парламент җитәкчесе үз чыгышында, Татарстан өчен узган ел уңышлы булды: дөньяви кризис йогынтысы әкренләп кимеде, быелгы һава шартлары мул уңыш алырга мөмкинлек бирде, машина төзелеше һәм нефть эшкәртү тармакларында зур адым ясалды, дип ассызыклады.
“Без кризис белән бәйле күп кыенлыклар күрдек, эш урыннарын, кадрларны саклау өчен тырыштык. Федераль үзәк ярдәме белән күп эшләр башкардык”, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 2011-2015 елларга кабул ителгән социаль-икътисади үсеш программасында зур бурычлар куелган дип искәртте парламент җитәкчесе.
“Республика хәрәкәттә һәм безгә милләтара, сәясәт һәм икътисади планда тотрыклылык кирәк. Без моны аңлыйбыз һәм алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләре белән бәйлибез, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Безгә федераль үзәктән финанслау булсын өчен, Универсиаданы, аннары спортның су төрләре буенча чемпионатны, 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатын тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен түбән палатага лаеклы вәкилләрне сайларга кирәк”.
“Соңгы елларда ТР Баулыда күп эшләр башкарылды, район үсеш алуда ныклы адымнар ясый. – Эшле, инициативалы, актив кеше өчен үсеш алу һәм гөрләтеп яшәү өчен барлык мөмкинлекләр дә ачыла”, - дип ассызыклады”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Район башлыгы Альберт Хәбибуллин республика җитәкчелеге ярдәме нәтиҗәсендә күп санлы социаль объектлар төзергә мөмкинлек бирүләре өчен Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде.