Рөстәм Миңнеханов Корея Халык-Демократик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ким Хен Джун белән очрашты

30.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Халык-Демократик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ким Хен Джун белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казанда Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты. 

Яклар Россия-Корея мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.