Бүген «Казан» халыкара аэропорты территориясендә Россия Почтасының логистика үзәге сәнәгати эксплуатациягә эшләтеп җибәрелде. Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов, Россия ФТС җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Давыдов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Логистика почта үзәге (ЛПҮ) 2016 елда төзелгән, бер елдан соң Россиянең үз эчендәге почта эшкәртелә башлаган, ә бүген үзәк халыкар йөкләрне кабул итәргә әзер. Заманча җайланмалар тәүлегенә 1 миллионнан артык почта юлламасын эшкәртергә мөмкинлек бирә, шул исәптән 150 меңнән артык посылка һәм халыкара вак пакетлар. Россия Почтасының проектка инвестицияләре якынча 4 млрд. сум тәшкил итте. Татарстаннан тыш, сортларга аеру үзәге Марий Элга, Чувашиягә, Удмуртиягә, Самара һәм Ульяновск өлкәсенә хезмәт күрсәтәчәк – барлыгы 3,5 мең почта бүлекчәсе.
ЛПҮнә килүгә үк Рөстәм Миңнехановка, Николай Никифоровка һәм башкаларга Казанга Кытайдан килгән очкычтан почта юлламаларын бушату процессын күрсәттеләр. Аннары кунакларны логистик үзәк эше белән таныштырдылар, аерым алганда, халыкара почта алмашу мәйданчыгын, автоматлаштырылган сортларга аеру үзәген, EMS экспресс-почтаны эшкәртү участогын күрсәттеләр.
Тантанада Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, Казан ЛПҮ үзенең җайланмалар белән тәэмин ителеше ягыннан заманча халыкара стандартларга туры килә.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ассызыклаганча, яңа логистика үзәге – чыннан да уникаль объект: «Бу аэропортыбызга өстәмә йөкләнеш бирә, яңа эш урыннары, иң мөһиме – республика халкына күрсәтеләчәк сыйфатлы сервис. „Татарстан почтасы“на барлыгы 1100 бүлекчә керә».
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Россия Почтасы – илнең эре предприятиесе. «Без дөньяда нинди процесслар барганны күрәбез. Аерым алганда, электрон сәүдә өлкәсе актив үсә. Россия Почтасыннан гайре, беркем дә бу бурычны үти алмый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов хәбәр иткәнчә, Казанның ЛПҮ бүгенгә 12 миллионлап кешегә хезмәт күрсәтә. Тулаем без төбәк белән хезмәттәшлектә Татарстанда и һәм аның янәшәсендәге субъектларда почта хезмәт күрсәтүләренә һәм электрон коммерциягә өмет баглыйбыз», - диде ул.