Бүген республика тарихында беренче тапкыр ТР Дәүләт Советында төрле төрдәге музей хезмәткәрләре өчен Ачык ишекләр көне уздырылды. Бер залда Татарстанның дәүләт музейлары, аларның филиаллары, муниципаль музейлар, вузлар, төрле оешмалар һәм мәктәп музейлары вәкилләре җыелды. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юллады.
Татарстан парламенты башлыгы музей хезмәткәрләре белән еш очрашмауларын билгеләп үтеп, бүгенге көндә мондый очрашуларга ихтыяҗ зур булуын белдерде. “Мин сезгә башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә”, - дип, ул социализм вакытларыннан бирле музейларга игътибарның җитенкерәмәвен, хәзер исә вәзгыятьнең тамырдан үзгәрүен хәбәр итте. Татарстанда музей эшчәнлеге, мәдәни кыйммәтләрне саклау белән бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирелә башлавын белдерде. Музейлар аша бик күп гражданнарның узуын, нәкъ менә музейларның тәрбия эше белән шөгыльләнүен билгеләп үтте.
Бүгенге көндә Татарстанда 127 музей учреждениесе бар, аларда 1,7 млн. музей предметы саклана. Республика музейларына йөрүчеләрнең саны елга 1,7 миллионнан артып китә.
“Татарстан музейлары, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Россия буенча начар исәптә түгел. Техник җиһазланыш ягыннан да алар алга бара. Бу дәүләт үз яклавына алырга тиешле уникаль мирас. Музей эшен без яңа дәрәҗәгә күтәрергә тиеш. “Хәзер без музейларның проблемаларын хәл итәргә алынабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Спикер соңгы вакытта республикада тарихи, мәдәни мирасын саклауга зур игътибар бирелүен, зур шәһәрләрнең, район үзәкләренең үзенә күрә ачык һавадагы музейлар ролен үтәвен билгеләп үтте. Республика җитәкчелеге тарафыннан Казанның тарихи йөзен саклап калу буенча эш алып барылуын ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин алга киткән чит илләрдә нәкъ менә музейлар һәм тарихи объектларның табыш китерүен, туристларны җәлеп итүен сөйләде.
Спикер ТРның административ хокук бозулар турында кодексына республикада тарихи объектларны тиешле дәрәҗәдә тотмаган өчен җаваплылыкны катгыйлатучы төзәтмәләрнең беренче укылышта кабул ителүен хәбәр итте. Бер елдан артык элек “Музейлар һәм музей эше турында” закон кабул ителгән, 2012-2016 еллар өчен “Мирас” программасы эшләнә.
Киләсе ел бюджетында кинематография һәм мәдәният өлкәсенә 4,7 млрд. сум акча каралган. “Бу музейларга яңа сулыш алырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта музейларны яңа технологияләр белән баету, музей хезмәткәрләрен квалификациясен күтәрү мәсьәләсе тора. Сүз үзәк музейлар турында гына түгел, авыл җирлегендә урнашкан музейлар турында да бара. “Бу дөнья музейлары белән танышу, гомуми үсеш өчен кирәк”, - диде парламент башлыгы. Ул яңа технологияләр ярдәмендә экспонатлар белән виртуаль экскурсияләр оештыруның көн үзәгендә торуын билгеләп үтте.
Музей хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт әйткәч, спикер аларның сорауларына җавап бирде, тәкъдимнәрен тыңлады. Аерым алганда, музей хезмәткәрләрен башка мәдәният белгечләре кебек үк хөрмәтләү, хезмәт хакын арттыру, музейларның координация советын булдыру, сирәк кулъязма китапларны реставрацияләү өчен махсус үзәк төзү, яшь белгечләрне музейларга эшкә җәлеп итү юллары, мәктәп музейларында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү һ.б. кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
“Казан Кремле” музей-ядкәрлеге җитәкчесе, КФУның Тарих институты директоры Рамил Хәйретдинов 2015 елда Казан губерниясе җирлегендә беренче музей барлыкка килүгә 200 ел тулуны зурлап билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Бу тәкъдим Фәрит Мөхәммәтшинда зур кызыксыну уятты. Бу нисбәттән спикер киң колачлы эш башлап җибәрергә, музей хезмәткәрләре белән очрашуларны даими ясарга, музейларны ремонтларга кирәклеген билгеләп үтте. Рамил Хәйретдинов шулай ук музейларга игътибарны арттыру өчен, махсус үсеш стратегиясен кабул итү зарурлыгын белдерде.