Илдар Халиков билбау көрәше буенча дөнья чемпионнарын котлады

16.11.2011

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов катнашты.
Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты Бишкекта узды. Ярышларда 19 илдән 185 көрәшче катнашты.
Дөнья чемпионаты классик һәм ирекле стильдә узды, шулай ук хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш узды. Берьюлы өч татарстанлы Ринат Ахметшин (90 кг га кадәр), Илдар Аббасов (100 кг дан артык) һәм Елена Михайлова (76 кг дан артык) үз авырлык категорияләрендә медальләр яулады. Ә Рамил Хисмәтуллин 62 кг кадәрге авырлык категориясендә бронза медаль алды.
Бүген Илдар Халиков ТР Президенты, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән спортчыларны һәм аларның тренерларын сәламләде. Татарстан Премьер-министры билбаулы көрәш республика өчен үзенчәлекле спорт төре булып тора дип искәртте. Ул шулай ук әлеге спорт төре Татарстанда бик популяр дип белдерде. ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, Сабантуйда көрәшчеләрне карарга берничә мең тамашачы җыела. Билбаулы көрәш 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы программасына да кертелгән.
Очрашу ахырында Илдар Халиков Татарстан Республикасы спортчыларына һәм тренерларына бүләкләр тапшырды.


ТР Президенты матбугат хезмәте