Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсының Татарстаннан финалистлары белән очрашты

29.01.2018

«Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының финалында республика исеменнән биш татарстанлы катнашачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алар белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов катнашты.

Искәртәбез, «Россия лидерлары» конкурсы 2017 елның октябрендә башланып китте. Төп максат – аеруча перспектив җитәкче-лидерларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү. Проектта катнашу өчен 200 меңнән артык заявка бирелгән, шул исәптән 4,5 меңгә якыны – Татарстаннан. Финалга барысы 300 конкурсант чыкты.

Рөстәм Миңнеханов идарә өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлгән мондый чаралар уздыруны уңай бәяләде. «Сайлап алу процессы бик файдалы. Конкурент мохитта сез конкурста башка катнашучылар белән аралаша алачаксыз, аларның өстенлекле якларын белә алачаксыз, үз күнекмәләрегезне күрсәтә алачаксыз», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, финалистларның һәрберсе – үз өлкәсендә профессионал, эш тәҗрибәгез бай. «Һәр дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрнең үз нигези белгечлеге булырга тиеш. Бу вакытка аның билгеле бер юл үтүе, күнекмәләр һәм тәҗрибә туплавы гаять мөһим», - дип саный ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Россия лидерлары» проекты барышында алынган яңа белемнәр һәм тәҗрибә бизнеста да, башка өлкәләрдә дә кирәк булачак. «Иң мөһиме – без сезне монда республикада калдырырга телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.           

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, финалга чыгу – зур казаныш. Ул Татарстан исеменнән катнашучыларга йомгаклау этабында уңышлар теләде, финал Сочида 6 февральдә башланачак: 300 конкурсанттан 100 иң яхшысы сайлап алыначак. Йомгак нәтиҗәләргә карамастан, республика биш татарстанлыга киләчәк белем алуларында ярдәм күрсәтергә әзер.

Россия Президенты Владимир Путин идарә өлкәсендә кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирә. «Әгәр яңа индустриализация бурычларын хәл итүгә югары квалификацияле кадрлар җәлеп ителмәсә, ул гамәлгә ашырыла алмаячак», - диде Владимир Путин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.